Ләйсән Хафизуллина кияүгә чыгып, бала тапкан
Рамил белән Ләйсән артык озак очрашып йөрмәгәннәр, узган елның сентябрендә танышып, декабрь аенда кавышу турында уйлана башлаганнар. Моңа хәтле Ләйсәннең үзеннән яшьрәк егетләр белән генә түгел, үз яшендәгеләре белән дә очрашканы булмаган, әмма Рамил Ләйсәннән биш яшькә яшьрәк булса да аны үзенең җитдилеге, аз сүзле булуы белән кызыксындырып ала. Рамилдә ул үзенең булачак баласының атасын күрә, шуңа да кияүгә чыгарга озак уйламыйча ризалаша.
“Акчарлак” газетасы язуынча, октябрь аенда дөньяга Ләйсән белән Рамилнең мәхәббәт җимеше – Әсхәт туа. “Бала тугач кына яшәүнең чын ямен күрдем”, - ди җырчы.
Мондый үзгәрешләргә карамастан, яшь әни җырлау турында онытмый, бүгенге көндә көйләр яза, Венера Мәхмүтова белән хезмәттәшлек итә.
“Туйлар.ру” исеменнән Ләйсән һәм Рамилне чын күңелдән котлыйбыз!
Комментарии
Бэхетле булыгыз!!!!!*)
Бэхетле булып, озын гмер итсеннэр - бездэн телэк шул гына!
Кияүгә чыккач бала тапканы билгеле инде.Язманың башы бик кызык...