Ләйсән Мәхмүтова биюгә күчкән!

Җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтованы биюче итеп күз алдына китерә аласызмы? Ә бит ул заманында, чынлап та, биеп йөргән. Үзе сөйләвенчә, ул чакта Ләйсәннең барлыгы өч номеры булган: көянтә-чиләкле юләр кыз Мәхрүсә, һинд һәм чегән биюләре. "Беренчесеннән ерак китеп булмады, ул образ әле дә иҗат юлымда уралып бара",– ди Ләйсән уены-чынын бергә кушып.

 Хәзерге вакытта исә Ләйсән Мәхмүтова "Казан" бию ансамбле белән уртак биюләр әзерли. "Ансамбль ел да Камал театры бинасында үзенең грандиоз тамашасын тәкъдим итә. Бу юлы да программалары көчле булачак: Болгар чорларыннан алып бүгенге заман биюләренә кадәр. Мин дә алар белән биергә булдым әле", – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән.

Җырчы профессиональ биючеләрдән ким күренмәс өчен көн дә диярлек репетицияләргә йөри. "Сүз дә юк, оста биючеләр белән бию авыр. Аларның каннарына сенгән инде. Бию өйрәнгәндә, алар икенче яисә өченче тапкырдан ук отып ала. Ә мин озак өйрәнәм, чөнки биюне генә түгел, аның хәрәкәтләрен истә калдырырга һәм ышандырып уйнарга кирәк. Мин спектакль кебек куелган "Туй" композициясендә биим. Бай яучы булып чыгам, җырлап биеп тә алам", – дип сөйләде ул.

Ләйсән Мәхмүтованың бию осталыгын 29 февраль һәм 1, 2 март көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак "Казан" бию ансамбле концертларында күреп булачак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии