Ләйсән Шәрифуллина: “Матай” турында сөйләп, әниемне аптыратып бетердем

Ләйсән Шәрифуллина “ТНВ” каналында “Һава торышы” тапшыруын алып бара. Телевидениедә эшләү турында балачактан хыяллана ул.
— Кечкенә вакытта кулга микрофон урынына берәр нәрсә тотып, бөтен дусларымнан интервью алып, аларны җәфалап бетерә идем. Бу мизгелләр һич онытылмый, — дип көлеп искә төшерә ул чакларны Ләйсән...

— Беренче эфирга чыккан көнең истәме?
— Тәүге эфирым бик дулкынландыргыч булды. Сөйләп чыга алырмынмы, дип куркудан да, каушау яки оялудан да түгел... Ул чакта күлмәкне прокатка алдым, пычратмасам, эләктереп ертмасам ярар иде дип, шуның өчен борчылуым белән истә калды. Эшемне бик яратам.
 
— Бит кызарырлык мизгелләр булганы юкмы?
— И-и, туры эфир вакытында ниләр генә булмады... Будильнигым һәрчак, мәсәлән, 5.00, 5.05, 5.20, 5.25 тә шалтырый. Шулай да бервакыт, телефоным сүнү сәбәпле, иртәнге эфирга соңга кала язганмын. Хезмәттәшләрем иртәнге сәгать җиденче яртыда өй ишеген шакыганда, торып кына килә идем. Хәзер эфир көннәренә икешәр будильник куеп ятам.
 
 
— Син алып баручы гына түгел бит әле?
— “ТНВ”да режиссер вазыйфасын да башкарам. Дизайн бүлегендә дә эшлим. Шулай ук концертлар өчен баннерлар да ясыйм...
 
— Син — техникага гашыйк кыз. Нинди машинада йөри башладың?
— Тәүге техникам мотоцикл булды. Мәктәптә укыганда, “матай” турында сөйләп, әниемне аптыратып бетердем. Ул елны әни белән 2000 төп утырттык. Миңа бер басу кебек күренә иде. “Менә шуны үстереп сатсаң, акча эшләсәң, мотоцикл була”, — диде әни. Теләк көчле бит. Авырсам да, үземне начар хис итсәм дә, бакчадан кермичә, мотоциклга акча эшләдем. Уку елы башланганда, миндә иң шәп кызыл “матай” бар иде.
Берничә ел элек машина йөртә башладым. Хәзер рульдән төшәсе дә килми...
 
— Йөрәгең буш түгелдер?
— Янымда яраткан кешем бар. Холкым авыррак, ә ул түзә. Яратадыр инде (көлә).
Лилия ЙОСЫПОВА.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 28 ноябрь санында.)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии