Лилиана Ирназарова балалар кафесы ача

Җырчы Лилиана Ирназарованың бер үзенчәлекле ягы бар: ул үзендә булган бөтен потенциалны дөрес юнәлештә куллана белә. Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә аның балалар өчен ачылган театр-студиясе уңышлы гына эшләп килә. Тырыш һәм уңган Лилиана хәзерге вакытта шушы студия янында балалар өчен кафе ачу белән мәшгуль.

- Лилиана, ничәнче кафеңны ачып йөрисең? Дүртөйледә тормыш иптәшең белән ачкан башка кафеларыгыз да бар бит әле.

- Монысы өченче кафе. Алар кызыклы дизайн һәм үзенчәлекле меню белән аерыла. Барысы да минем идея белән башкарылды. Сентябрьдә ачылган "Националь" исемле гаилә кафесы, мәсәлән, сары һәм шәмәхә төстә. Кинотеатр янындагы балалар кафесы апельсин төсендә. Гыйнварда ачылачак кафе исә зәңгәрсу төстә булачак, диварларында мультфильм геройлары сурәтләнәчәк. Анда балалар өчен уен мәйданчыгы, туган көннәр уздыру өчен аерым бүлмәләр булачак. Әлегә анда ремонт эшләре бара.

- Яңа елны кафеда үткәрү өчен заказлар кабул итәсезме?

- Яңа ел бәйрәмнәренә мәш килеп әзерләнәбез. 20-30 декабрь көннәре заказлар белән тулды. Яңа ел мәҗлесләрен үзем алып барам, җырлыйм. Шулай ук башка танылган артистлар да булачак.

- Лилиана, әле төпчек улыңа 3 ай гына. Аны кемгә калдырасың?

- Беркемгә дә калдырмыйм, няняларга ышанмыйм. Баланы йоклатып машинага салам да үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Ирем дә ярдәм итә. Тәнәфес вакытында ашатып алам. Мин балага күкрәк сөте кирәк дигән фикердә. Олы улым Назарны да 1,9 яшенә кадәр имездем.

- Балага Таир исемен кушарга теләгән идең, ләкин башка исемдә тукталгансыз.

- Әйе шул. Балага исем сайлау бик кәмит килеп чыкты. Мин инде аңа Таир дип эндәшә башлаган идем. Тик иремә ул исем бер дә ошамады. Шулай итеп, улыбыз Диар булды.

Чыганак: "Интертат.ру"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии