Лилиана Ирназарова бәби көтә

Татар эстрадасында бәби-бум дәвам итә дияргә була. Җырчыларыбыз бер-бер артлы икенче һәм өченче балаларын таба башлады. Менә Лилиана Ирназарова да озакламый икенче тапкыр әни булырга җыена.

"Җыр сезонын сентябрьгә кадәр яптык. Моңсуланмыйм, аның каравы бакча сезоны ачылды. 12 метрлы теплица алдык, шунда мәш киләм: чәчәм, күчереп утыртам. Бакча эшен бик яратам. Тиздән икенче тапкыр әни булачакмын. Кемне көткәнебезне әле якыннарыбызга да әйтмибез, сер итеп тотабыз", дип белдергән җырчы "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии