Лилия Хәмитова: "Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5нче ел китте"

Яңа ел алдыннан җырчы Руслан Трапезников белән “Буран дулый” җырына коллаборация эшләгән һәм яңа клип чыгрган популяр җырчы Лилия Хәмитова тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты.
"Телеэкраннарда күренеп тормагач, артистны тиз югалталар. Үзегез белеп торасыз, бөтен нәрсә коммерциягә әйләнеп бетте. Телеэкраннарда күренү - үзеңнең популярлыгыңны күтәреп, халыкны концертларга чакыру өчен кирәк дип уйлыйм. Исемем булгач, андый нәрсәләргә исем китми. Акча жәлләүдән дә түгел. Ул ягы да бар, әлбәттә. Хәзерге көндә әни авырганга күрә, тулысынча Казаннан Арчага күчендем. Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5нче ел китте. Шуңа мин гел Арчада, әни янында. Улыма 18 яшь тулды. Аллага шөкер, буйга да, акылга да җитлеккән вакыты. Концертлар белән чыгып киткән очракта да, улым – минем таянычым. Әнине аңа ышанып калдыра алам. Туганнарыбыз да янәшәдә. Улым Арча көллиятенең компьютер һәм информатика бүлегендә 3нче курста укый. Безгә китереп бирүче юк, эшләп ашарга кирәк. Ни дәрәҗәдә кирәклегебезне концертларда күрәбез. Безнең җырларны яратып искә алалар. Бәрәкәте белән керсен дип, йөреп торабыз, Аллаһка шөкер", - дип сөйләде Лилия Хәмитова "Матбугат.ру"га.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии