Лилия Хәйруллина: «Каенанама ярарга тырышам»

Артист баласы артист булмыйча, кем булсын инде тагын? Белеме буенча икътисадчы булса да, танылган җырчы Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарның бердәнбер кызлары профессиональ сәхнәгә күтәрелде.

«Мин машиналарда йоклап үстем»

Мин сәхнәдә бала чактан. Әмма телевизор экраннарыннан күренмәгәч, кеше мине хәзер генә белә, таный башлады. Бала вакытта әнинең концертларында җырлап кына калмый идем, цирк номерлары белән дә сәхнәгә чыкканым булды. Биергә бик яраттым.

Профессиональ җырлауга килгәндә, аны чагыштырмача соң башладым. Моңа кадәр репертуарым бик үк зур түгел иде. Аны баеттым, яңа җырлар яздырдым, телевизордан да күренгәлим. Шуңа да халык үземне таный, белә башлады.

Зур сәхнәгә нигә хәзер генә чыгуымның сәбәбен төгәл генә әйтә алмыйм. Беренчедән, мин әни булдым. Моның өстенә эшемне дә ташламыйм. Эшем күп булуга карамастан, иҗат итәргә вакытым барлыкка килә башлады, теләгем артты. Институтта укыганда вакыт күбрәк булса да, күрәсең, теләк җитмәгән. Бәлки, этәргеч булмагандыр. Хәзер ул узган вакытны бик кызганам. Кешенең вакыты азрак булган саен, күбрәк эш эшләргә мөмкин икән.

Үзем мин әти-әни белән гастрольләрдә йөреп, машиналарда йоклап үстем. Концерт араларында дәрес әзерли идем. Мәктәпкә йөрмәгән вакытлар да булды. Укытучыларыма рәхмәт, алар мине аңлады. Мәктәпне «көмеш» медаль»гә тәмамладым, чөнки бар нәрсәне үз вакытында эшләргә тырыштым. Укуымда уңышларга үзем өчен генә түгел, ә беренче чиратта, әти-әни йөзенә кызыллык китермәс өчен ирештем дип саныйм.

«Ирем бала карарга ярата»

Тормышымда мине генә түгел, ә минем эшемне, һөнәремне дә аңлаучы кеше очрады. Ул миңа бик ярдәм итә. Ярдәм итмәгән вакытта да ачуланганы, мине әрләгәне юк. Кияүгә чыккач, гастрольләргә йөреп алдым. Икешәр атна өйгә кайтып кермәгән вакытлар булды, әмма ул мине аңлады. Әле күптән түгел генә клип төшердек. Бала ирем белән калды. Гомумән, ирем бала белән утырырга ярата, бер дә кыенсынмый. Ул минем шундый уңган, булган! Аны очратуыма бик бәхетлемен!

Үз чиратымда, мин дә аның эшенә кысылганым юк. Кайвакытта ирем сәгатьләр буе компьютер алдында утыра, мин бер вакытта да килеп, аңа комачаулаганым, ташла инде шул компьютерыңны дип, тавышланганым юк, мин аңа «тимим». Иремнең «шәхси территория»сенә кергәнем юк, ул да шулай ук.

«Әтиемнең җырлары бик үзенчәлекле»

«Бирмә мине беркемгә дә» клибында төшкән егетне күрүче якыннарым еш кына аны иремә охшаганлыгын әйткәннәре бар. Ничек алай туры килгәндер, чыннан да алар охшаш. Клип төшерер алдыннан, мин бу рольне иремә тәкъдим итеп тә тормадым, чөнки аның риза булмаячагын белә идем.
Беренче тапкыр фотоларын караганда, клибымның герое миңа бик үк ошап бетмәгән иде. Клип төшергәндә, аның артистлык сәләте булуы ачыкланды, аның белән эшләү бик җиңел булды.

Җырларыма килгәндә, мин башта әтием язган җырларны гына башкара идем. Алар бик үзенчәлекле. Күптән түгел яңа авторлар белән эшли башладым. Алар һәркайсы төрле юнәлештә эшли, һәркайсының үзенчәлеге бар. Шуңадырмы, төрле җирдә тавыш та төрлечә яңгырый. Яңа җырларымны тыңлагач, хәтта иремнең дә: «Синең монда тавышың бөтенләй башка», яки «Синең монда тавышың үзеңнекенә охшамаган», – дигәне бар. Бу үземнең стилемне эзләү, үз юлымны табу өстендә эшләүгә бәйледер дип саныйм. Тәҗрибәләр ясарга, төрле стильдәге җырларны җырлап карарга яратам.

Зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда, таныласың килсә, күп акча кирәк. Мин моны яшермим дә. Җырлар да арзан тормый. Үзен сыйфатлы җырлар иҗат итәм дип санаган композиторларның берсе дә көйләрне бушка гына бирми. Мин аларны тәнкыйтьләмим, чөнки көй язу ул җиңел эш түгел. Күп кенә җырчылар сәхнәдән җыр авторларының исемнәрен дә әйтми хәтта. Клиплар төшерү дә арзан түгел. Моның өстенә, иҗат берлеге ул эшеңне кабул да итәргә тиеш.

Акча белән күп нәрсәне сатып алып була, әлбәттә. Әмма үзенчәлегең булмаса, акча белән генә дә ерак китеп булмый, миңа калса. Мактанып әйтәсем килми, үземнең үзенчәлегем дип тавышымны саныйм.

«Әти мине тәнкыйтьли иде»

Мин гаиләдә бер генә бала булуыма карамастан, иркә булып үстем дип әйтә алмыйм. Әти-әнинең дә, үземнең дә иркәләнеп ятарга вакытым булмады.

Бәләкәй чакта уенчыкларны да ул кадәр күп алалар иде дип әйтә алмыйм. Уенчыкларның күбесен, үзем концертларда чыгыш ясап, «эшләп» ала идем. Әти-әнигә караганда, тамашачылар, чит кешеләр бүләкләрне ешрак бирде. Акчаның каян килгәнен, ничек эшләнгәнен аңлап үстем.

Әти белән каршылыклар булды, анысын инкарь итмим. Әтигә минем татарча җырлар тыңламавым ошамый иде, ул мине гел шуның өчен тәнкыйтьләде. Аталар белән балалар арасында була торган гап-гади, шул ук вакытта мәңгелек проблемалар инде.

Тәрбиягә килгәндә, мине алар ниндидер бер кысаларга кертмәде, минем һәрвакыт сайлап алу мөмкинлегем булды. Миңа алар ышанды.
Мин дә баланы үземә күнектермәскә тырышам, каенанам да шулай ди. Әгәр дә бала әнисенә генә ияләшсә, каядыр барырга кирәк булганда калдыруы кыен булачак.

Үзем кечкенәдән, абыем булсын иде, дип хыялландым. Бала чакта әнигә: «Минем өч балам булачак!» – дип әйткәнемне дә хәтерлим. «Син башта берсен табып кара әле, аннары карарбыз», – дигән иде әни. Хәзер дә өч балам булуын телим. Әмма бала табып, өйдә генә дә утырасы килми. Үзең өчен яшисе, эшлисе, иҗат итәсе дә килә.

Минем әни булуыма әле алты гына ай. Бала тәрбияләүдә тәҗрибәм бөтенләй дә юк иде. Балалар белән аралашканым, уйнаганым да булмады. Башта авыррак булды, билгеле. Иремнең әнисе дә бик нык ярдәм итә, кирәк вакытта бала белән үзе генә дә кала. Үзем дә каенанама ярарга тырышам, ул бик әйбәт кеше. Өйдә бер дә тик торганым юк, эшсез тора алмыйм.Үземнең ярдәмем, кайгыртуым аша аңа рәхмәтемне белдерергә омтылам.

«Ничек бергә яшибез икән?»

Ирем белән югары уку йортында бергә укыдык. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, ул Англиягә укырга китте. Укыган чакта мин бик оялчан идем, аның белән авыз ачып сөйләшә дә алмаган булганмындыр. Ул җиде еллап Англиядә яшәде. Мин исә, институтны тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә дә, Мәскәүдә дә яшәп алдым. Мәскәүдә яшәгәндә, ул миңа интернетта хат язып салды. Күпмедер вакыттан соң аңа Россиягә күченеп кайтырга туры килде. Мин дә Мәскәүдән туеп, әни янына Чаллыга кайтып килергә булдым.

Бишенче май көнне без аның белән күрештек. Шуннан ул мине очрашуларга чакырды, йөреп киттек. Аны күрүгә үк, мәхәббәт хисләре дөрли башлады, дип әйтә алмыйм. Әмма беренче курста укыганда калган хисләрем сүрелмәгәнлеген аңладым. Шуңадырмы, очрашканда, булачак иремнән бик ояла, тартына идем. Ул бик акыллы, тәрбияле. Чәчәкләр бүләк итәргә яратты. Хәзер дә чәчәкләрне, еш булмаса да, бүләк итә, бернинди сәбәпсез чәчәк бүләк иткән вакытлары да бар. Ирем икътисад өлкәсендә эшли. Без аның белән икебез ике төрле кеше. Ул үзе дә аптырап, ничек без бергә яшибез икән, дип куя. Улымның да иремә охшаган булуын телим, аны иҗат кешесе итеп күрмим.

Гаиләмне беркайчан да чит кешеләргә күрсәткәнем булмады һәм теләмим дә. Иремнең дә, улымның да фотосурәтләрен интернетка да куйганым юк. Сәхнә ул – минем хобби, эшем, ә гаилә ул гаилә һәм мин аларны катыштырасым килми.

«Ассорти» конфеты кебек альбом

Тиздән 16 җырдан торган альбомым чыгачак. Альбомымны берәр татар дискотекасында тәкъдим итәсе булыр дип уйлыйм. Аны әти язган җыр исеме белән – «Бирмә мине беркемгә дә» дип атадым. Альбомда «Ассорти» конфеты тартмасындагы кебек төрле-төрле җырлар урын алган. Альбом чыгару авыр түгел. Җырларны яздыру да күп көч сорамый. Ә менә аранжировка, фотосессияләр шактый ук акча таләп итә. Мин сыйфат яклы, шуңа күрә сыйфат өчен акча түләүне әрәмгә киткән акча дип санамыйм.


Чыганак: Лилия ЛОКМАНОВА, "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.10.2014 16:34:57

Шаблонная красота. Глянцевый, шомартылган.
Жылылык юк, молаемлылык житми.

21.10.2014 21:14:11

Китчэле инде, нэрсэсе матур булсын монын шулкадэр югалып калырдай. Моннан чибэррэк кызлар белэн донья тулган.Яп-ябык хатын.

20.10.2014 14:55:27

Лиля шул чаклы сексуаль,аны кургэч югалып калам кай вакыт.Нык чибэр кыз.

Последние комментарии