Лилия Хәйруллинаның туен боза язганнар (ИНТЕРВЬЮ)

Лилия - татарның алыштыргысыз тавышларының берсе – Гөлдания ханым Хәйруллинаның кызы. Туй мәшәкатьләре белән бергә кызын тормышлы итү ләззәтен кичергән бәхетле ана уй-кичерешләре, ә кыз үзе мәҗелес көнне килеп туган күңелсез хәлләр турында сөйләгән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

 - Гөлдания ханым, кызыгызның туе гади генә булмагандыр. Бу бәхетле көнегезгә тагын бер сәяхәт кылып алыйк әле?

- Әлбәттә. Гомумән туй көнчыгыш стилендә ясалды. Кунакларны каршылау мизгеле ошады миңа. Ресторан каршында 6 шейх, фокусник һәм биючеләр белән эшләнелгән шоу-программа, килгән кунакларны дәртләндереп җибәрде, бәйрәмгә үзенчәлекле төс өстәде. 
 
- Кыз сатып алу йоласы булмаган, дип ишеттем… 
 
-Әйе, туй көнендә кыз сатып утыруны кирәк санамадык. Аннары бертөрлелек туйдыра да башлады бит. Шуңа күрә мәҗелестәге уеннарны, костюм һәм хәтта бүләкләрне дә көнчыгыш стилендә сайладык. 
 
- Кәләш букеты кемгә эләкте соң?
 
- Кәләш букетын тоту да гадәттәгечә булмады. Букет читлеккә бикләнгән иде. Ә ачкычыны кияүгә чыкмаган кызларга өләшенәчәк конвертларның берсенә яшерделәр. Кияүгә чыкмаган кызларның фотолары һәм телефон номерлары белән эшләнелгән альбомны өйләнмәгән егетләргә ыргыттылар.
 
 - Шушындый җаваплы мәҗелеснең алып баручысы кем иде?
 
- Газинур Файзуллин белән Ульяна Михайлова. Шулай ук татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясады. 
 
-Лилия, туегызны боза язганнар икән…
 
- Туй көнне бер күңелсез хәл килеп чыкты шул. Минем өч дус кызым килгән иде. Бу көнне алар кәләшнең иптәш кызлары ролендә булдылар. Берсе Яр Чаллы шәһәреннән, икенчесе Казаннан, өченчесе Мәскәүдән. Туй мәҗелесе башланып китүгә, Мәскәүдән килгән иптәш кызым егете белән торды да, залдан чыгып китте. Имеш, утырган урыннары ошамаган. Өстәлләр барысы да тигез бизәлгән, ябылган иде. Минем иң бәхетле көнемдә якын кешемнең шулай эшләве башыма сыймый. Күңелем әрнеде. Дөрес, кунакларга күрсәтергә тырышмасам да, кәефем төште.  Әллә Мәскәү кешеләрне боза инде? Аңламассың да. 
 
- Ул кыз белән хәзер аралашасызмы?
 
- Бу хәлдән соң үзем өчен нәтиҗәләр ясадым. Кемнең кем икәне дә аңлашылды. Кайгы уртаклашучылар күп тә, шатлык бүлешүчеләр аз, дип дөрес әйтәләр икән.
 
- Ширбәт аена кая җыенасыз?
 
- Туйдан соң, иртәнге биштә үк киттек ширбәт аена. Хәзер без Мексикада. 
 
- Лилия, син хәзер Миннеханова булдың. Кияү егет турында да сөйләп кит әле? 
 
- Әйе, фамилиямне алмаштырдым. Тик әлегә шәхси тормышым турында барысын да сөйләп бетерә алмыйм. Монысы сер булып калсын. 
 
- Гөлдания ханым, туй чыгымнарын кайсы як күтәрде?
 
 - Егет ягы күтәрде. Кодагый күп көч куйды. Без дә тырыштык инде.  Бәйрәмнең сценариен Лилия үзе әзерләде. Ә никахны үзебез оештырдык. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.07.2013 18:13:13

эхем- эхем, алай димэ. хэзер любовь " в моде " дим ме сон инде!!!!!акча буген бар, иртэгэ юк!!! эле кем белгэн узлэренэ карарлык микэн эле!!!)))акча белэн бозылган булсалар... Бу акыллы кызга кирэклэре юк дип уйлыйм!Ни дисегез дэ фамилиясе куркэм- узенэ килешеп тора!

03.07.2013 15:58:56

мишка), кеше колдермэ инде.Миннехан оныклары карар ди сина,акча акчага,власть властка бэбекэм.

01.07.2013 16:50:50

Может Салават Миннехановка дыр ???

01.07.2013 14:29:06

ооо, Миннеханова....)))эллэ презедентнын, берэр племяннигына кияугэ чыктын мы элле?Бик шат узен очен, бэхет сезгэ!

30.06.2013 19:02:29

Мәҗелес дип түгел, МӘҖЛЕС дип языла!!!!!!!!!!!!!!! Кая карама надан кешеләр.....

30.06.2013 11:22:35

Остэл артыннан торып чыгып кту,тэрбиясезлек! Голданияне анлыйм.Борчылма,кемнен кем икэне анлашылган.Андыйлардан ерак йор,Монда утырган урын яисэ остэл гаепле тугел.Кара зависть,кара конлэшу ярылып ята.Дуслар андый булмый.

29.06.2013 14:53:41

Лилия, син борчылма, ул кыз алдында узенне гаепле хис итмэ. Тут явно она не права. Алай эшлэргэ тиеш тугел иде ул. Тэрбиясе шундый булгандыр инде. Ул иптэшен белэн юлларын аерылган икэн шатлан гына. Ул бит сине тагын да серьезныйрак ситуациядэ ташларга момкин иде!

29.06.2013 11:42:06

=)))

29.06.2013 00:31:09

никахны кыз ягы оештыра да , кутэрэ дэ инде. тик хэзер туйны да булешэлэр бит. анламассын.....

Последние комментарии