Лилия Муллагалиева диетага утырган (ФОТО)

Танылган җырчы кебек кенә түгел, ә мул куллы хуҗабикә кебек тә танылган Лилия Муллагалиева диетага утырган. Күптән түгел генә өченче тапкып әни булган җырчы үзен формага кайтармакчы. Күп артистлар кебек Лилия ябыгу ысулларын сер итми.

 Диета сигез көнлек, иртәнге, көндезге һәм кичке ашның рационы төгәл язылган. Диета тоту сәбәпле Лилия ике төрле ризык пешерергә мәҗбүр. “Үзем ябыгам дип, гаиләне интектереп булмый бит”, инде ди Лилия. Диетаның нәтиҗәләре үзен озак көттермәгән: инде дүртенче көнгә җырчы ике килограммы юк булганын ачыклый. Хәзер җырчы биш килограммга ябыгуы белән мактана ала һәм мондый нәтиҗәләрдә генә туктарга җыенмый, дип яза TMTV телеканалы сайты.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.09.2016 19:52:19

Япон диетасы бу.мин бер атнада 5 кг.ташлаган идем,3 кондэ кире жыйдым.диета вакытында авыздан ацетон тэмнэре килэ башлаган иде.Диетаны гомер буе тотсан гына.Вакытлычанын бер файдасы да юк.

Последние комментарии