Лилия Вәлиш фил астында нишләгән?

Журналист Лилия Вәлиш шушы көннәрдә Имамова булып куйды. Матур итеп туй уздырганнан соң, ире Илнар белән Тайландта ширбәт аен уздырды алар.

Лилияләрне Канчанабури өлкәсенә (бу атаманы беренче тапкырдан әйтә алучыга аерым алкышлар!) экскурсиягә алып барганнар. Юл өсте генә филләр фермасына керә болар. “Филләр биеде, зарядка ясады, боҗра әйләндерде,” - ди Лилия. Вәлишкә Тайландта әллә кояш бәргәнме дип уйлый күрмәгез. Филләр чыннан да бик оста булып чыга. Соңрак шаумән берничә кешене сәхнәгә чакыра. Фил массаж ясаячак, янәсе. Алны-артны уйламаучы Лилия геройланып сәхнә түренә чыга. Җирдә җәймә. Лилия өстенә дә тастымал җәяләр. Фил чыга да... аяк табаннары белән массаж ясый башлый.

 “Бер дә курыкмадым, - ди Лилия, - Индия филләре иде бу: алар иң акыллы җанвар санала. Өстәвенә, алар 2 яшьлек кенә”. Кызык: өстеңә әллә ике яшьлек, әллә егерме яшьлек фил басса – берәр аерма бар микән? Бу сорауны Лилиягә бирергә уңайсызландык...

“Аннары ирем белән өлкән филгә утырып киттек. 40 минут эчендә джунглилар буенча әйләнеп килдек”, - ди Вәлиш. Ике кешегә бу “бәхет” 1000 сум тора икән. Соңрак Илнар да массаж ясаткан. Тик массаж хатын-кызларның (гафу) арт ягына ясалса, ирләрнең исә (монда гафу белән генә котыла алмассың) “бер җиренә” ясала икән. Ярый әле массаж хәвеф-хәтәрсез узган: Илнар “бер җирен” Тайландта калдырып кайтмаган...

Фотода: Лилия Вәлиш белгән догаларын искә төшерә 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.08.2011 09:19:24

ә туй фотолары??????

17.08.2011 12:28:59

че то фотога карагач, курыкмаган дип уйламыйсын...

Последние комментарии