Маликовлар “Играй, гармонь” тапшырунда төшеп кайтканнар

– Быел консерваториянең гобой классын тәмамладым. Нәфкать Нигъмәтуллин төркемендә музыкант булып эшлим.

Тиздән “Санта” балалар лагерена вожатый булып китәм. Җәен күп дусларым гаилә кора, бер мин генә буйдак булып калам ахрысы. Һәр ел саен диңгезгә барып ял итә идем. Әмма быел өлгереп булмас кебек, Нәфкать абыйның концертлары бик күп. Аның каравы, көзгә Прагага барам дип үз-үземә сүз бирдем.

Күптән түгел атаклы “Играй, гармонь” тапшыруында төшеп кайттык. Мәскәүдән әнигә шалтыратып, аларның ансамблен тапшыруда катнашырга чакырганнар. Шул ук вакытта гармунчы да эзләгән алар. Әни инде үзенең улларының һөнәрләрен санап күрсәткән. Мәскәүлеләрне мин уйный торган татар курае бик кызыксындырды. Ел саен Каравон бәйрәме уза торган Никольское авылында тапшыруны төшердек. Мин анда курайчы буларак катнаштым, – дип белдергән Гайсә Маликов "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии