Марат Башаров Замирәнең “ботоксын” бик табигый дип тапкан (ФОТО)

Бу арада телевидение журналисты Замирә Рәҗәповага танылган артист Марат Башаров белән бергә тамаша алып барырга туры килгән. Наилә Фатехованың Мәскәүдәге сольный концерты була ул. Замирәдә башкала йолдызы нинди хис-тойгылар калдырган – “Туйлар.ру” хәбәрчесенә үзе сөйләде:

“Марат белән эшлисең дигәч, бик курыккан идем, - ди Замирә, - Өстәвенә сценарийны да мин язасы. Аның өчен русча яздым. Бик борчылдым инде. Ләкин ул шул кадәр гади, шаярып сөйләшә торган кеше булып чыкты!”.

Үч иткәндәй, Мәскәүгә барыр алдыннан Замирәнең ирененә герпес чыга. Борчылырга, уңайсызланырга тагын бер сәбәп була бу. Замирә сөйләшкәндә бераз кыенсынып планшет белән авызын капларга тырыша. Марат моны сизеп ала да болай ди: “Оялма, безнең Мәскәү барышнялары иреннәрен кабартыр өчен үзләре үк ботокс тутыра әле, ә синең табигый булып чыккан”. Бу сүзләр Замирәне көлдергән һәм борчуын баскан.

“Маратта бернинди йолдызлану юк, - ди Рәҗәпова, - Мәсәлән, сценарийда аның машинасы турында сөйләшәбез, хәзер хәтерләмим, ниндидер номер язган идем. Ул килде дә, әйдә машина номерының хәрефләрен үзгәртәбез Х 777АМ (ХАМ) булсын ди. Кыскасы, аның белән эшләү искиткеч рәхәт булды. Профессиональ артист, образга тиз керә, аңа ияреп эшләве дә уңайлы”.

Чарадан мизгелләр:

 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
18.11.2012 16:00:28

Замирэ,узе дэ ошамый,сойлэмен ботенлэй яратмый,югалып калучанлыгы бар камера каршында.
Марат.молодец.

18.11.2012 13:24:19

Менэ дигэн алып баручы.бар яктан килгэн булган хатын!!!Молодец!!!

17.11.2012 20:30:08

Зәмирәне Маратка ярәшер идемдә бит,Зәмирәбез җалко.Марат инде ул бер кыланмыш артист,тормыш итәргә ярамас дип уйлыйм.

17.11.2012 19:58:26

Зэмирэ дэ бииик унган кыз.Сойлэсэ-сойли,э жырлавыыы-шундый да матур инде менэ.Булганнан бар да була.Молодец Зэмирэкэй!

01.11.2012 18:49:31

эйе, бигрэк сойкемле, матур ул алия. карап торасы гына килэ. ягымлы. ул зэмирэ эйе шул жырлаучы да эле)))))иииии))))))) бер экэмэт))))))))

01.11.2012 13:58:10

Матур,чибэр кызнын исеме-Алия була)))))

01.11.2012 12:46:03

Эйтмэ дэ инде, башка алып баручылар беткэн ди!!!!!!!!!!!!!!алып барса барсын инде шунда,жырламасын гына!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

01.11.2012 11:31:26

хэр кешенен уз мнениесе. Мина ошамый. ТИз сойли. Аттыра гына. Аннан сузлэрен дэ анлап булмый. Нинди матур сойлэучелэр, алып баручылар бетерэ театр училиәесын. Анда дорес сойлэргэ ойрэтэлэр. Башкорт инде. куренеп тора. "Җомга киче"н алып баручы кыз узебезнеке ичмасам. Исемен оныттым.

01.11.2012 00:03:53

Зәмирә бик затлы,Маратка бирмибез

31.10.2012 20:58:30

Замирәдән дә матур,сөйкемле кызлар күргәнем юк.Үз-үзен тотышы да,сөйләшүе дә халыкча.Татарстан кызы ул.

31.10.2012 20:58:13

Эйе шул,Марат бик шук та,татар жанлы да.Гаилэбез белэн яратабыз узен."Мин татар"дип туры килгэн саен эйтеп тора.Бик рэхмэт Маратка.Унган,булган узе,ботен жиргэ олгерэ.ул выступать иткэндэ,анын очен жан атабыз.Унышлар,саулык-сэламэтлек телибез сина Марат.Эти-эниенэ рэхмэт,шундый милли жанлы егет тэрбиялэгэн очен!

31.10.2012 20:09:26

ачуланмагыз, сценарие яхшы. но сойлэве ошамый инде. юкмыни сон чын узебезнен татар кызлары? или алар башкортка барып дан казанып йорилэрме

31.10.2012 17:45:58

Зур казаныш бу)))))))

Последние комментарии