Марат Бәшәров үзенең шәхси гаилә серен ачты

Марат Бәшәров Россия телеканалларының берсендә баручы "Секрет на миллион" тапшыруында гаилә серен ачты. Ул алып баручы Лера Кудрявцеваның үзенең әтисенең кем икәнлеге турындагы соравына җавап бирде. Марат Бәшәровны үги әтисе тәрбияләгән булып чыкты.
Актерның биологик әтисе Алимҗан Биләлетдинов икән, ул Марат туган вакытта гаиләле кеше була һәм гаиләсеннән аерылышмый.
 
Марат үзен үги әтисе тәрбияләвен балигь булгач кына белеп ала һәм, хәтта, туган әтисе белән бер тапкыр очрашуын да искә алды. Ләкин үзенең чын әтисе итеп Вафаны саный. 
 
81 яшьлек Алимжан Марат белән күрешү өчен тапшыруга махсус килгән. Башаров әтисен гафу итте һәм аның белән элемтәдә торачагы турында белдерде. 
 
Шулай ук актер ДНК тест та узды, аның нәтиҗәсе - әтисенең 99,9% ка Алимҗан Биләлетдинов булуын күрсәтте. 
 
Исегезгә төшерәбез, моңарчы Марат Бәшәров үз хатыннарына кул күтәрүен сөйләгән иде. Шуннан соң интернет челтәрендә аны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итүне таләп итеп петиция барлыкка килде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии