Машина хуҗасын Вил Усманов билгели

1нче июнь көнне Бавлы районы Хансөяр авылында сабантуй тамашасы булачак. Биредә абсолют батырга "Lada Granta" машинасы әзерләгәннәр. Алышларның баш хөкемдары итеп Вил Усмановны билгеләгәннәр.
"1нче июнь көнне туган авылым Хансөярдә кичке сабантуй уздырырга планнаштырып торабыз. Беренче чиратта игътибарны, әлбәттә, көрәшкә юнәлдерәчәкбез. 85 кг.га кадәр һәм 85тән югары үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләрне чакырып калабыз. Абсолют батырны "Lada Granta"машинасы көтә. Призлы урынны яулаган көрәшчеләребезгә дә саллы гына бүләкләр әзерләдек", ди бәйгенең баш хөкемдары Вил Усманов.
Комментарии
Йә, Ходаем!!! Баулы районы! Бавлы түгел!
хм...Вил фамилия алыштырдымы ул ,белмэгэн идек ..(()))))