Мәләвез башлыгы Надежда Бабкина белән өздерде генә

Мәләвез башлыгы Надежда Бабкина белән өздерде генәФото: әйе, әйе, Рөстәм Шәмсетдинов яхшы җитәкче булу өстенә менә дигән биюче дә икән. Билгеле булуынча, Башкортстанда "Русия җырлары" XIII Бөтенрусия фестиваль-марафоны үтә. Аның кысаларында 15 июньдә Мәләвезгә Надежда Бабкина концерт белән килгән.
Социаль челтәрләрдә тамашачылар ансамбль биючеләренең осталыгын билгели. Шул исәптән район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдиновныкын да. Ул, сәхнәгә чыгып, биючеләргә кушыла һәм алардан һич тә калышмый дияргә кирәк. Гомер буе урыс биюләрен биегән кеше диярсең, өздерә генә сәхнәдә! Концертта булмаганнар бу манзараны видеодан карап кинәнде, дип яза Кызыл таң.
 
Мәләвезлеләргә башлыклары белән горурланырга тагын бер сәбәп булды, дияргә кирәк.
 
"Русия җырлары" фестивале быел республиканың ун шәһәрендә гөрли. Анда теләгән һәр кеше керә ала.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии