Мәскәүдә пәрәмәч бәйрәме узды

Узган елларда Пәрәмәч бәйрәме февраль аеның беренче якшәмбесендә уздырырылса, быел ул урысларның Масленница бәйрәме көннәрендә узды.

Пәрәмәч бәйрәмен уйлап табучылар, безнең пәрәмәчләр коймакка караганда да нурлырак, ул яз бәйрәме буларак үзенең урынын биләргә хакы бар дип белдергәннәр иде. Хәзер инде бишенче мәртәбә узган бәйрәм үз урынын хаклы рәвештә тота.  Бәйрәм мәдәни үзәкнең үзешчәннәре оештырган аулак өй күренеше белән башланып китте. Аулак өйдә “яшь киленгә” пәрәмәч пешерергә өйрәттеләр. Тамаша сәхнәдә түгел зал уртасында төрле җыр биюләр,уеннар белән бергә үрелеп барды, дип хәбәр итә Азатлык радиосы.  

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии