Миләүшә Тәминдарова Элвин Грей турында: Тавышы да артык юк

Татарстан Дәүләт хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова Элвин Грейның популярлыгын татар эстрада сәнгатендә тинейджер нишасының моңарчы буш торганлыгы белән бәйләп аңлата.
Бу хакта “Татар-информ” яза. 
 
“Заманында “Ласковый май” да популяр иде. Элвин шул ук “Ласковый май”, - диде ул журналистларга. – Элвинны мин ихтирам итәм, димәк, татар халкының аны ишетәсе килә. Һәр популярлыкның ниндидер үз дөреслеге бар. Безнең бит моңарчы татар тинейджеры юк иде”.
 
 
“Мин кешенең популярлыгына өстән карамыйм, популярлык очраклы була алмый. Популярлык булган икән – димәк, сәбәбе бар. Димәк, халыкның шуны тыңлыйсы килә, - дип дәвам итә ул. - Әгәр Стас Мхайловка 7000 сумга билет алалар икән - кешеләр аны ишетергә тели. Хатын-кыз аны ике генә сәгатькә үзенеке итеп тоеп тора. Ул тавышына кирәкле буяуларны кушып “Для тебя” дип җырлый. Тавышы да артык юк. Ә ниндидер бер интонациясе бар”, - ди Миләүшә Тәминдарова.
 
Искәртеп үтәбез, әлеге сөйләшү Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт хорының “Алтын граммофон” концерты вакытында булды. Концертта татар халык җырлары һәм татар музыкаль сәнгатенең шедеврлары булган татар җырлары дөнья классикасы янәшәсендә яңгырады.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии