Мирхәт Гайсин: «Яраткан кешемне җирләдем, әмма җырны җирлисем килмәде» (ЯҢА КЛИП)

Узган атнаны Мирхәт Гайсин башкаруындагы җырга яңа клип әзер булды. Аның күп өлешен Казандагы Социалистик көнкүреш музеенда төшергәннәр. “Музей каршында машина куярга урын юк, әйләндек туй машиналары кебек урын эзләп”, - ди Мирхәт.
Җырчыга клип төшергәндә тимераякка басарга туры килә. Гомерендә икенче тапкыр шугалакка чыккан ул. Шуңа күрә 5 тапкыр егылган. 
 
“Бу гади генә җыр түгел, - ди Мирхәт, - ул яраткан кешемә махсус язылды. Бер-беребезне яраттык, әмма, шулай килеп чыкты, бергә булмадык. Ә хисләр 100 % иде ике яктан да. Ул башкага кияүгә чыкты. Мин дә өйләнгәч җырлармын дип язган идек. Яраткан кешем быел майда бала табу белән дөньядан китте. Ишетмәде жырны... Аны җирләдем, ә җырны җирлисем килмәде!” 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии