Мөнир судан һәм биеклектән, Алинә еланнан курка

Бернидән дә курыкмаган кеше сирәктер ул. Эстрада йолдызлары өчен дә бу хис ят түгел. «TMTV» телеканалы җырчыларның тынычлыгын нәрсәләр боза алганын ачыклаган.

Эт – кешенең иң тугъры юлдашы дисәләр дә, күпләр алардан курка. Чибәр туташ Диләрә Иләлтдинова да шүрли алардан. Ленар Сәйфиевне кечкенә чагында эт тешләгән икән, шуннан куркып калган. «Тик хәзер ул курку бетте дияргә була. Моның өчен үз өстемдә шактый эшләргә туры килде», – дип уртаклашты Ленар. Гомумән, Ленар куркусыз кеше икән. «Бу дөньяда беркемнән һәм бернәрсәдән дә куркып яшәргә кирәкми. Бары тик Ходайдан гына куркырга кирәк», – диде җырчы егет.

Илдар Әхмәтов янгыннан курка. Бөтен куркулар да балачакка барып тоташа диюләре юкка түгелдер. Бу фобия Әхмәтовны да кечкенәдән үк эзәрлекли – аларның хуҗалыгында бик көчле янгын чыккан булган. Гаиләнең үзенә физик зыян килмәсә дә, бөтен каралты-кура, мунча ише нәрсәләрдән берни калмый янып бетә. Менә шул көннән алып Илдарның күңеленә контрольдән чыккан ут бик куркыныч афәт икәнлеге кереп калган.

  2013 ел Елан елы. Шуңа күрә банкет, туй ише чараларда елланнар белән биюче кызлар тагын да популярлашып китте. Ә безнең җырчыларыбыз өчен елан иң куркыныч җан иясе булып тора. «Нәрсәдән куркасыз?» дигән сорауга Зөлфәт Зиннуров, Алинә Сафиуллина, Ришат Фазлыйәхмәтов бертавыштан «еланнан» дип жавап бирде. «Төрле мәҗлесләрдә япь-яшь кызларның еланнар белән чыгыш ясавын күреп котым оча. Мин еланга кагылу түгел, карарга да куркам», – дип сөйли Алинә. Еланның ялтырап торган, лайлалы тәне Зөлфәт белән Ришатның котларын ала икән. 

«Күңел кошым» дип җырласа да, Эльмира Сөләйманова кошлардан бик нык курка икән. Җырчыны шикләндерүче тагын бер әйбер – лифт. Бервакыт Эльмира лифт кабинасы өзелгәнне кинода күргән булган, шуннан бирле курка, хәтта берүзе генә лифтта йөрми икән.

Әлфинә Әзһәмова биеклектән курка. Бүтән фобияләрегез юк мени дип сорагач: «Тормыш үзе куркыныч хәзер. Көн саен нәрсә сагалап торганын белмәссең», – дип җавап кайтарды. Анысы шулай, әмма тормышта бик күңелле мизгелләр дә җитәрлек бит!

Мурат Гайсинның төп фобиясе – чирләр! «Берәр җирем авыртса, бик нык борчылам. Үземне дә, якыннарымны да чирләрдән Алла сакласын», – диде. Муратны тагын бер борчучы әйбер – караңгылык. Кечкенәдән үк җырчы егетебез караңгы бүлмәдә берүзе калырга яратмый. Гомумән, ялгыз калырга курка. 

Мөнир Рахмаев йолдызлыгы буенча су стихиясенә керүче Чаян булса да, судан курка! Биек сикереп биесә дә, биеклектән курка! Менә шундый парадокс!

Раяз Фасыйховка клаустрофобия сүзе яхшы таныш. Ул чын-чынлап кечкенә бүлмәләрдә берүзе калырга яратмый, лифтларда гомүмән йөрмәскә тырыша. Шулай ук биеклектән һәм токтан бик нык курка. Хәтта гади генә лампочка алыштырганда да, бөтен рубильникны сүндереп куя икән. Әйе, Раяздан электрик килеп чыкмаячак, аның каравы, Раяз меңләгән тамашачы мәхәббәтен яулаучы бер дигән җырчы! 

 Сәер курку хисе кичергән кешеләргә Иркәне кертергә кирәк. Мишәр кызы нәрсәдән курыксын дисезме? Саный китсәң шактый икән. Мәсәлән, эңгер-меңгердә җиләк-җимеш ашарга курка. Ни өчен дисезме? Бөҗәкләр, бактерияләрнең организмына эләгүеннән курка. Җырчы һәрчак өстенә ябынып йоклый. Хәтта 30градуслы эссе жәйдә дә. Чөнки йоклаганда аңа кемдер карап тора кебек тоела. Өскә ябынгач, проблема юкка чыга, әлбәттә. Тагын Иркә куркыныч фильмнар, ягъни ужастиклар карарга курка.








 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.04.2013 15:26:02

эднэке, достал уже.

25.04.2013 19:13:35

Мөнир түгел, ә МУнир!!! Үзе әйтте.

Последние комментарии