Мөнирне (гафу итегез, Мунирны) манчыйлар

“Безнең гәҗит”тә Мөнир Рахмаев белән кызыклы интервью чыкты. Яшь җырчы анда әллә артык ачылып киткән (ә журналистлар белән ачылырга ярамый), әллә ялгыш ычкындырган. Кыскасы, Мөнирнең бер җавабы бик күпләргә ошамады. Шуңа күрә аны хәзер татарлар утырган социаль челтәрләрдә, төрле форумнарда манчыпмы манчыйлар. Ни өчен? Менә интервьюдан өзек:

– Ни өчен син үзеңне Мунир дип йөртәсең?
– Исемем Мөнир. Әтием кушкан исем. Әмма Мөнир исеме миңа «женственный» булып тоела. Мунир күбрәк ошый. Гаиләдә дә русча сөйләшәбез. Чөнки без шәһәр кешеләре. Минемчә, яшьләргә татарча сөйләшү «не солидно». Шулай да, мин татарча бик яхшы җырлыйм, татарча китаплар, газеталар укыйм.


Мөниргә, гафу итегез, Мунирга, туры сүзлелеге өчен “бишле” куябыз. Әмма “татар теле” дәресеннән – “икеле”. Хәер, татар китаплары, газетлары укыйм дигән бит. Димәк, җырчы өчен татар теле дә кайчан да булса “солидный” телгә әйләнер дигән өмет бар.

Икенче яктан караганда, бүген татар эстрадасындагы яшь җырчыларның 80 проценты – “Мунир”. Сәхнәдә әдәби сүзләр белән җыр җырлап керәләр дә, сәхнә артында татарча бер җөмлә төзи алмыйлар. Ни җырлаганнарын аңлыйлармы? Ник җырлыйлар? Шайтан белсен!

P.S. Мунирның “Безнең гәҗит”тә чыккан тулы интервьюcын моннан укыгыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.01.2013 11:30:15

Дорес булса ,бик кызганыч!

02.02.2012 08:27:11

adem kolkese!!!!!

31.01.2012 17:42:54

бу әдәм баласы үзен җырчыга саныймы..

30.01.2012 23:16:08

Ана анысы да куп эле!

29.01.2012 19:57:43

Нинди 30 мең, Миләүшә? Мин гел 4 меңгә чакырам аны

28.01.2012 06:23:48

просто звездная болезнь анын. допрыгался мальчик.

26.01.2012 17:25:41

Татарнын бик матур мэкале бар:"Яткан бишеген белэн,чыккан ти...не бервакыттада онытма" дигэн, Монир энем.Сине халык зурлап кутэргэн икэн,шул татар халкынын сина булган игътибары ул.Син ул халыкны зурла,хэм хэрвакыт рэхмэтле бул!Интервьюны укырга чиркангыч иде.Сине бик купкэ тубэн тошерде ул сузлэрен.Венера апаннан урнэк ал!Ул Казан кызы,син анын ничек матур сойлэшкэнен кузэтмисенме бердэ!Супер бит ул,бар яктан да.Талант!

26.01.2012 14:09:02

яшьлеге белэн, фикерен оештырып эйтэ алмагандыр дигэн сэбэплэр колке бит, жэмэгать. ))) ашаган табагына т...кан ди халык мунир тосле кешелэр турында. ни моны, ни кыяфэте, ни жыры узенен бит. жыры бит "эт сояккэ барган кой, дынгыр-дынгыр". эх...

26.01.2012 12:28:42

Андый сүзләре өчен бөтенләй сәхнәгә менгезмәскә кирәк, җырламасында "не солидно" булгач, "+"фонограммасыз аның кадәр сикереп җырлый да алмый бит ул.Нормаль кеше алай уйласада дәшми,өендә утыр"Мунир"

25.01.2012 22:34:52

татарча бэлки жырлавы да не солиднодыр ээээ?????татар теленэ шундый монэсэбэт булгач,жырлап йормэ,оендэ утыр!!!!!

25.01.2012 21:16:23

Мина калса Монирнен яшьлеге сойлэгэн бу сузлэрне.Гомерлэр утэр, ул узенен хатасын анлар диеп уйлыйм. Алай гына да тугел,анын тел белмэвендэдер эле уй фигелен дорес итеп эйтеп бирэ алмавы. Сабыр итеп, Монирнен чын жырчы булып олгереп житуен котик! Сэлэтле булмаса, Венера ханым аны зур сэхнэгэ алып чыкмаган булыр иде ияртеп.Элбэттэ журналист белэн сойлэшкэндэге бер генэ фикере дэ безнен колакларга ягышлы тугел.Мин узем анын чыгышларын рэхэтлэнеп карыйм hэм тынлыйм,бер кемгэ охшамавы белэн алдырта Монир.

25.01.2012 18:13:51

Эй син,Монир энем!Татарча сойлэшергэ не солидно дигэнсен.Горурланып мин татар диясе урынга син ана телебезне таптыйсын.Ник алайса татарча жырлаган буласын, не солидно как-то синен кебек кешегэ.Татар жырын жырлап сэхнэгэ менден бит.Эх син ТАТРУС!

25.01.2012 15:33:52

Нәкъ шундый ук "Мунир" ны Бәкердә, август аенда тыңларга туры килде.Чәчкә концертында.Ирек Габдуллин дигән "яшь җырчы".
Ни тавышы,ни көе юк. Ни киеме юк.Ни сүзләрен белми.Татарчасы юк та юк инде."Эт биләмнән кайтты" көенә уң тезен селкетеп тик тора. Читтән килгәннәр алдында прәме оят булды. Анда Төмәннән, Уфадан, Самарадан күп иде ял итүчеләр."Шушымы мактаулы җырчыларыгыз?"-дип таралыштылар.

25.01.2012 12:21:49

акртобатикага тоз гэудэ кирэк. э ул бабайлар шикеллерэк гел бокрэеп йори, бокрэеп бии-жырлый

25.01.2012 11:02:05

ул мэнир дигян малай жырчы тугел!!! сяхнядя йэгереп йэруче геня,чыннанда ул женственный егет затыннан тугел,шяхяр кешесе икян????

25.01.2012 10:36:02

Нигэ акробатика буенча китмэде икэн бу егет?

25.01.2012 10:25:01

Мин аны гел Мөнир дим, алай дип атамагыз дип авызга сукканы юк. Ачык, яхшы егет ул. татарлар белән гел татарча сөйләшә.Җыры белән «кыздыра», үләргә җыенган әҗнүн кебек аңгыраеп басып тормый, мескен гыйшык түгел. Бәйләнмәгез,Мөнир бик тә талантлы егет.

25.01.2012 10:21:08

Бэлки, Мунирны дорес анламаганнардыр? "Шэхэр яшьлэре татарча сойлэшергэ ояла, аларга бу «не солидно» булып тоела. Э мин киресенчэ татарча җырлыйм, укыйм", - дип эйтергэ телэгэндер, эмма тел булуы чамалы булгач, бу фикерен анлаешлы итеп эйтэ алмагандыр.
Югыйсэ уз тамашачысын "несолидно сойлэшучелэр" дип хурларга улхэтле дурак тугелдер бит инде ул..

25.01.2012 09:51:37

Настоящий Тайланд маймылы бит инде.Эле газиз Татарстаныбызда туып ускэн,татар жырларын "жырлаучы"адэм заты,шулай диеп татарлардан кэлеп торсын инде.Болай булсан Татар сэхнэсенэ кислородны бик тиз кысарлар)))

25.01.2012 09:05:16

Мунирны тынлау куптэн не солдино бит инде. Эллэ аны тынлаучылар калдымы?

Последние комментарии