Мурат Гайсин хатынын алтынчы тапкыр күрүендә өйләнгән

Элегрәк Мурат Гайсин баянда уйнау белән бергә, концертта «Туй җыры» дигән җыр башкарганда залга, тамашачылар арасына төшеп, үзенә кәләш «эзләп» йөри иде. Юкка гына җәфаланган икән, чөнки хатыны аны үзе эзләп тапкан дисәк тә була.

"Язмыш шулай булгандыр инде. Альбина мине концертларның берсендә күргән һәм интернетта хат язып җибәрде. Башта мин әллә ни игътибар итмәдем, кызлар болай да күп яза иде. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Берничә тапкыр күрештек. Яңа ел бәйрәмнәрендә мин Казанга кунакка килдем һәм аларда 4-5 көн кунак булып киттем. Алтынчы тапкыр күрешкәндә, мин инде аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул каршы килмәде. Озакка сузып йөрмәдек, мин аның үз кешем икәнен аңлагач ук тәкъдим ясадым.

 Хатыным бик әйбәт хуҗабикә. Ир-ат күңеленә юл ашказаны аша диләр бит, тәмле пешерүе, ягымлы булуы белән дә үзенә караткандыр, бәлки. Хатыным бик кайгыртучан кеше, мине гел тәрбияләп, карап кына тора. Кайчагында кибетләрдәнме, йә олы юлдан бергә кайтып керәбез, мин чишенергә дә өлгермим, ул тиз генә чәйне кайнатып, ашарга җылытып куя. Шундый кызга өйләнмиләр димени инде?!", ди Мурат. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.07.2013 00:16:57

))) Мурат Гайсин - минем яраткан жырчым!!! Хэм куплэрнен яраткан МОНЛЫ ТАТАР жырчысы.

13.03.2013 11:41:34

Кем сон ул Мурат Гайсин?

Последние комментарии