Мурат Гайсинны күз төсен “үзгәртергә” нәрсә мәҗбүр иткән?

Күз төсен “үзгәртү” хатын-кызлар арасында гына түгел, ир-атлар арасында да “мода”да. Җырчы Мурат Гайсин да күз төсен “үзгәрткән”. Әмма “мода”га иярү максатыннан түгел, аның билгеле бер сәбәпләре бар икән.

 - Тумыштан кара күзле булдым, ләкин ул төс гомер буе миңа ошамады. Тагын бер ягы бар: берәр кеше миңа авыр сүз әйтсә, бигрәк тә рәнҗетсә, эчемнән начар әйбер уйламасам да, кара күзем белән карый идем дә, ул кешегә берәр нәрсә була иде. Мәсәлән, 10 ел элек аягымны авырттыргач, миңа өч кеше (бер-ике дә түгел, ә өч!) болай диде: “Концертлар чоры, таптың вакыт аяк сындырырга”... Бик рәнҗедем ул вакытта. Бер ай да үтмәде, берсе йөрәк белән сырхауханәгә эләкте, икенчесе егылып аягын сындырган, өченчесе кулын авырттырган. Шул кара күзләрем “гаепледер” дип борчылып йөрдем, - дип сөйләде Мурат Intertat.ru хәбәрчесенә.

Мондый хәлләр еш кабатланып торгач, җырчы күз төсен “ үзгәртергә” була. “Күптән түгел тормыш иптәшем: “Зәңгәр күз сиңа килешер иде” дигәч, линза алырга булдым. Бу төс үземә дә ошый. Аннан соң яңа программада да икенче төрле образда чыгасым килде. Сәхнәгә һәрвакыт яхшы уй-ният белән чыгам. “Сиңа карап җан тынычлыгы алдык, сырхауларыбызны оныттык, дәва алган кебек булдык”, диләр. Тик соңгы вакытта хатыным: “Линза кигәч, син мин белә торган Мурат түгелсең”, дия башлады”, - ди җырчы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.03.2016 11:11:11

Барып чыкты ирлэребез!

Последние комментарии