Наил Табанаков таксида эшләвен әле дә дәвам итә

Автор башкаручы Наил Табанаков 15 елдан артык таксист булып эшли. Бүген исә ул Казан урамнары буйлап "Лада-Ларгус" машинасында җилдерә.

"Таныганнары башта утырмаган була, розыгрыш дип уйлый. Иң еш бирелә торган сораулар: "Сез чынлап та Наил Табанаковмы?" һәм "Артистлар да "бомбить" итәмени?" Таксист эшен карта уйнау, яисә балык тоту белән чагыштырыр идем. Булганда була, булмаганда юк. Машиналарны яратам, аларны ремонтлау белән мәш киләм, шуңа эшем үземә ошый. Моннан тыш, ял көннәрендә мәҗлесләр дә алып барам. Бөтен табышымны гаиләмә алып кайтып бирәм", дип белдергән ул "Интертат.ру" сайтана.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии