Наилә Яхина: “Нык кыстылар: җырларга рөхсәт булмады”

Мәктәптә укыганда ул бик популяр була. Урман эчендә урнашкан кечкенә генә салада туып-үсә Наилә апа Яхина. Әмма клублары эшли. Бәләкәй Наилә көчле, моңлы тавышы белән һәр бәйрәм саен барысын да таң калдырып, сәхнәдә чыгыш ясый.
Әти-әнисе, гомумән, Наилә Яхинаның бөтен гаиләсе дә музыкаль, иҗади кешеләр. Бала булуга да карамастан, Хәмдүнә Тимергалиева аны олылар ансамбленә чакырып ала. Хәмдүнә апа белән шунда танышып, дуслашып кала да инде алар.
 
Аннан соң алар бергә Уфада белем ала. Бергә укыйлар, бер бүлмәдә яшиләр.

– Наилә апа, сез Башкортстан кызы бит. Казанга ничек килеп эләктегез?
– Икенче курстан Хәмдүнә апа каядыр югалды. Авыру килеш җырлаган да, шунда тавыш җепселләренә зыян китерде, дип ишеттем. Берникадәр вакыттан соң, берсендә “приемник”ны ачсам, Хәмдүнә апа җырлый. Казаннан! Казанга килеп, филармониягә эшкә кергән икән. Шаккаттым.
Үзем Казанга 1990 елда килдем. Бер генә таныш кешем дә юк. Ул вакытта Башкортстанда татар телен бик кыстылар. Татарча сөйләшергә дә ярамый иде. Шуңа Казанга китәсе килде.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Хәмдүнә Тимергалиева концертлары була дип ишеттем. Театрга грим бүлмәсенә барып кердем. “Әй, апаем!” – дип кочаклап алды, туганы килгән диярсең! Грим бүлмәсендә Илһам Шакиров белән икесе иде. Миңа күрсәтеп: “Бу – Габдулла Тукай кызы, мин – Иван Грозный кызы”, – дип шаяртты. Хәмдүнә апаның бик популяр вакыты иде ул. Соңрак мине җыр һәм бию ансамбленә эшкә дә урнаштырды.
 
– Телевидениегә килү тарихыгызны сөйләгез әле?
– Ансамбльдә эшләү миңа авыр бирелмәде. Чөнки анда инде консерватория тәмамлап килдем. Ул вакытта күбесе музыкаль белемле түгел, җырны ятлыйлар иде. Ансамбльдә бер ел гына эшләсәм дә, анда татар халык иҗатының классик үрнәкләре белән таныштым, күңелемә бай халык моңнарын сеңдердем, киләчәктә телевидениедә күп еллар музыкаль редактор булып эшләргә ул зур ярдәм итте. Шулай ук соңгы елларда “Тәртип” радиосында алып барган “Кабатланмас моңнар” тапшыруымда татар музыка дөньясына нигез салучы шәхесләр тормышын яктыртырга да юл шуннан башлангандыр дип уйлыйм. Ансамбльдә бер ел эшләдем.
Телевидениегә дә тиз генә эләкмәдем. Уфада Рамил Миндияр белән укыган идем. Урамда очраттым, театрга репетициягә бара иде һәм мине дә үзе белән алып керде. Анда Луиза Батыр-Болгари мине күреп, концерт программасы әзерләргә тәкъдим итте. Рамил белән “Көнләшмә, тулган ай, яныңда Зөһрә бар...”, “Язлар белән син килерсең төсле...” кебек җырларны яздырдык. Икәү телевизион фильмга да төштек. Берничә генә концерт булды да, башка оештыра алмадык. Аннан Луиза миңа телевидениегә барырга тәкъдим итте. Минем моңа кадәр татар телевидениесен генә түгел, башкортныкын да күргәнем юк иде. Шуңа бу минем өчен бик яхшы булды. Кешене кабатламый гына тапшырулар эшли башладым.
 
Беренче тапшыруым “Алтын көшел” дип аталды. Алдынгы игенчеләргә багышланган тапшыру иде. Һәр тапшыруга төрле язучыларны чакырдым. Урып-җыю барышында ел саен шул тапшыруларны чыгара идем. Параллель рәвештә җырлар, шигырьләр дә яздым. Тик аларга бик игътибар күп булмады.
Телевидениедән 2015 елда киттем һәм музыка мәктәбендә укыттым, Идел буе районының милли сәнгать мәктәбенең филиалын ачтым. Талантлы кешеләрне генә җыйдым. Ул мәктәп гөрләп китте. Ял йортында йөрәк өянәгем кузгалды да, кайткач, эшкә чыгарга авыр булды. Эштән киттем.
Телевидениедән киткәч, вакыт күбәйгән иде. Балалар өчен дә, олылар өчен дә җырлар җыентыклары чыгардым. Шул җыентыкларны бакчаларга таратып йөри идем, бер балалар бакчасында безгә укытырга килегез әле, дип, “ябыштылар” миңа. Күндерделәр. Бик матур бакча иде. Канатланып эшкә тотындым. Бәйрәмнәргә балалар өчен безнең татарча җырлар юк икән. Русча җырлар Интернетта күп, ә татарча юк. Һәр бәйрәмгә җырлар язылды. Бик яратып эшләдем. Әмма гел авырткач, китәргә мәҗбүр булдым.
 
– Җырларыгызны җырчыларга тәкъдим иткәнегез юкмы?
– Бар әлбәттә. Шактый гына җырлар җырлана. Соңгы берничә елда Винера Ганиева минем сүзләргә Ганс Сайфуллин музыкасына “Көзләрнең дә була язлысы” җырымны башкарды. Резеда Галимова Зөлфәт сүләренә иҗат иткән “Аулак сукмак” һәм Гөлшат Зәйнашева сүзләренә “Тагын елмай” дигән романсларымны тамашачыга җиткерде. Сүзәрен дә, музыкасын да үзем иҗат иткән “Бәхетлегә юл тармы” җырымны Раяз Фасихов җырлый, Равилә Шәйдуллина сүзләренә язылган “Әбиләр чуагы тоҗымы” җырымны Ярамир Низаметдинов башкара, Илмира Шәрифуллина шигыренә иҗат иткән “Туган җирдә” дигән җырымны Айгөл Гардисламова җырлый. Наил Касыйм сүзләренә язылган “Тиңләп каршыла” дигән җырымны Габделфәт Сафин уңышлы гына башкара.
Әмма әле башкарылмаган җырларым шактый, менә шушы соңгы бер-ике атна эчендә генә дә кырымтатар шагыйре Диләвәр Осман шигырләренә өч җыр иҗат иттем.
 
Хәзер шундый катлаулы замана: җырчылар җырны үзләре яза башлады. Аларны да аңларга була. Хәзер авторлык хокуклары белән кыенрак. Җырчыларның исә һәрвакытта да җырлары уңышлы чыкмый.
 
Авторлык хокуклары турында хәзер күбрәк уйлыйлар. Җыр турында түгел, күбрәк шуның хакында борчылалар. Бездә ул хокукларны кешеләр бик аңлап, белеп тә бетерми.
 
Чит илдәге кеше бер җыр язса, бөтен балаларын, оныкларын шуның акчасы белән тәэмин итә. Ә бездә әллә ничә җыр язсаң да юк. Җырның кайбер урыннарын әзрәк үзгәртәләр дә: “Менә мин ничек итеп эшләдем”, – диләр. Беренчедән, автор рөхсәтеннән башка алар җырны үзгәртергә тиеш түгел. Икенчедән, авторлар белән башкаручылар арасында, һичшиксез, килешү төзелергә тиеш.
 
Соңгы вакытта балалар өчен шактый гына җырлар иҗат иттем, аларны хәзер җыентык итеп бастырырга, баларага биреп җырлатырга кирәк. Күптән түгел “Шаян ТВ” каналы балалар җырлары язучы авторлар өчен конкурс үткәргән иде. “Тылсымлы “Туган тел” дигән җырым белән (сүзләре шагыйрә Йолдыз Шәрапова иҗат иткән). Беренче урынга чыктык, ул зур шатлык булды.
Олылар өчен дә шактый яңа җырлар, романслар иҗат ителде. Бер җыентыклык яңа шигырләрем дә җыелды, аларны да тупларга кирәк. Эш күп.
 
– Үзегезнең җырчы буласыгыз килмәдеме?
– Казанга килгәч, җырлый башлаган идем инде. Тик телевидениедә эшләгәндә, минем өстән шикаятьләр язганнары ачыкланды. “Үзенең вазифасыннан файдаланып, җырлап йөри”, – дигәннәр. Җырчылар эше булгандыр инде. Мине бик кыстылар, җырларга бик рөхсәт булмады.

– Ә мөмкинлек булса, җырлар идегезме?
– Җырлар идем. Автор үзе җырласа, нәрсә була инде? Мин бит консерватория тәмамлаган кеше.
 
– Ә хәзерге артистларны тыңлыйсызмы?
– Дөресен генә әйткәндә, тыңламыйм. Кайчагында халык җырларын, классиканы тыңлыйм. Эстраданы кабул итеп бетермим.
 
– Бер интервьюда сез: “Мин бик капризный”, – дигән булгансыз. Бу нәрсәдә чагыла?
– Йолдызнамәдә шулай язылган. “Капризный”га караганда, үземне күбрәк туры сүзле дияр дидем. Ә андыйларны бит барысы да яратып бетерми. Туганнар, дуслар белән мөнәсәбәтләр дә бозылып китә. Аннан ник әйттем икән дип үкенеп тә куям. Әйтмичә дә булмый.

– Сезнеңчә, хатын-кыз бераз иркәрәк булырга тиешме? Әллә инде нык холыклы булса яхшыракмы?
– Холык ул тумыштан, тәрбиядән киләдер. Мин нык булыйм әле дип кенә үзгәртеп булмый. Кеше ничек бар, шулай калса, дөресрәк буладыр дип саныйм. Татар хатын-кызы тыйнак булырга тиеш. Ир кешене җиңеп булмый ул барыбер. Аны җиңәргә тырышырга кирәк түгел. Һичьюгы, җиңелгән кебек кыланырга.
Вакчыл булырга кирәк түгелдер. Вак нәрсәләргә игътибар итәргә ярамый. Кеше беркайчан да идеал булмый. Һәркемнең ниндидер җитешсезлекләре була. Һәр кешенең холкы төрле.
 
Лилия ЛОКМАНОВА, Чыганак
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии