«Нечкәбил-2013» бәйгесендә 12 бала анасы җиңде

IX Республика хатын-кыз матурлыгы бәйгесе "Нечкәбил"дә укытучылар, полицейскийлар, әниләр, әбиләр - барысы да катнаша ала иде. Иң мөһиме, матур гаилә булу.
Быел бәйгедә Бөгелмәдә яшәүче 39 яшьлек Люция Звегинцева җиңде. Суперәнинең 12 баласы бар. Шуларның 5 се балалар йортыннан алынган, 3 се - оныклары. Ул «Алтын Нечкәбил» исеменә лаек булды..
Икенче урында - Яңа Чишмә районыннан Лилия Борисова, ә «Энҗе Нечкәбил» - Казаннан татар теле укытучысы Гөлфизә Мулланурова.
Комментарии