Нәфисә Хәйруллина кемне көтә? (ВИДЕО)
Камал театры бинасында очрарга мөмкин иң чибәр актрисаларның берсе Нәфисә Хәйруллина “Ватаным Татарстан” газетасы рекламасында төшкән. Бу ролик “Ватаным”ның алдагы рекламаларыннан аерылып тора. Чибәр Нәфисә белән генә түгел – үзенчәлекле стиле белән дә.
Бу роликта газетага язылу индексы да, бәясе дә юк. Хәтта рубрикалар да санап кителмәгән. Кадр артында укылган текстны та ишетмәссез.
Сценарий гап-гади: кыз үзенең сөйгәнен көтә – һәм... көтеп ала.
Комментарии
Кайчаннан бирле газеталарны ойгэ хэтле кертеп бирэ башладылар??? Почта ящигы юк мэллэ Нэфисэнен???
Курдек рекламаны - бик матур хэм узенчэлекле килеп чыккан ул!!! Нэфисэ, как всегда, ин-ин чибэре!!!