Ни өчен Ришат Төхвәтуллин клиплар төшерми?

Соңгы вакытта бик күп җырчыларның клиплары табадан төшеп кенә тора. Тик менә Ришат Төхвәтуллинның гына клиплары телевизор экраннарында бер дә күренми. Моның сәбәбе нидә икән? Әлеге сорауга Ришат болай дип җавап бирде:

"Чыннан да бу безнең кул җитеп бетмәгән бер ягыбыз булып тора. Яңа клип төшерергә вакыт тарлыгы комачаулый. Әмма минем иҗатымны хөрмәт иткән тамашачыма шуны әйтә алам: якын киләчәктә клип төшерербез дигән уебыз бар. Әлегә без төркемебез белән гастрольләрдә йөрибез", дип белдергән ул "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии