Нибары 1 ФОТО ярдәмендә йолдызга әверелгән әби-бабай белән интервью

Бу фотодагы әби белән бабай интернетта тиз арада танылу яулады. Бу дәртле үбешү күпләрдә кызыксыну уятты. “Мәхәббәт шундый булырга тиеш!” диде күпләр. Бу әби белән бабай чын кешеләрме? Чын икән!


Фотода - Уфадан ерак урнашкан Әбҗәлил районының Хәлил авылыннан Ишбикә белән Нуриян Абдразаковлар булып чыкты. Әби белән бабайның колаклары бик начар ишетсә дә, яшәүгә дәртләре сүнмәгән, гөрләтеп дөнья көтеп яталар ди. Аларны “Акчарлак” хәбәрчесе эзләп тапкан. “Кайсы редакциядән килүемне төгәл аңлап бетермәсәләр дә, интервью бирүдән баш тартмадылар”, - ди Зәйнәп Солошина.

Интервьюны укырга

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
10.01.2014 18:51:05

Мондый бай мимикалы йөзләр күп булмый шул. Авылыбызда бюаро иде бер шундый әби. Кушаматы "Елак Мәрзия" иде(күптән мәрхүмә инде ул - искә алуым дога булып барсын үзенә). Ул вакытларда хәзерге мөмкинлекләр юк иде шу-ул! Ул әбинең сөйләвен карап утыру гына да үзе бер затлы тамаша кебек иде. Авызын җайлап кына ача башладымы, кашлар маңгаеның иң югары ноктасына күтәрелә, ә сүз башланмаган да әле... Аннары акрын гына, тәмләп кенә сөйләү башлана. Һәм син инде башка беркемне дә карамый, аны гына тыңлыйсың, күзәтәсең.

11.09.2013 23:14:19

Миңа бу фотолар ошамад ы. Русча әйткәндә, неэстетично, однако. Шушы яшьтәге картларның кемгәдер махсус күрсәтеп үбешүләре гади әдәп кысаларына сыймый. Бер дә килешми. Андый әби-бабайлар намазлыкта матур күренә.

05.09.2013 15:11:53

Юк, без 29 ел буе бер-беребез белән шаярышып яшибез. Дөресен әйтәм, мине үпми калган бер генә көне дә юк. Әле беркөнне генә санап утырдым, 29 ел эчендә якынча 10585 көн. Көненә бер генә үпкән дип санасак, барлыгы ул мине ким дигәндә 10585 тапкыр үпкәндер. Бу бәхет түгелмени?!

04.09.2013 21:47:14

Уж авл апае,син кысылмасан харап буласы.Мактанып утырма,яшьрэк икэнсен, монда синен ни катнашын бар?Кимен куймаучылар куп алар.Монда эби белэн бабай турында суз бара.Ат аягын дагалаганда ,бака ботын кыстыра дилэр синен кебеклэргэ)

04.09.2013 21:14:09

Нибары 1 ФОТО ?
Ике фото ич!

04.09.2013 20:12:26

Хе, минем үз бабаем жа моннан кимен бер дә куймый. Мондый фотолар безнең дә бар, түлке без боларга караганда күпкә яшьрәк әле))))))

04.09.2013 13:20:53

Бу фотоны гл. страницага куйсагыз иде кабат.

04.09.2013 13:19:20

Фахишэлэрне мактап утырганчы менэ шундый Олуг халкыбызны, шаян, юктан да яшэу ямен табыш яшэгэн миллэттэшлэребезне халкыбызга гыйбрэт очен язсагыз иде.

04.09.2013 12:03:39

Класс

04.09.2013 11:44:24

Эби бабай молодец! Менэ кайда ул,еллар буена сакланып,уз тосен югалтмаган мэхэббэт!!! Озын гомер итсеннэр.Ягымлы эби белэн бабай...

04.09.2013 09:04:02

искиткеч!!!!

Последние комментарии