Ничек тизрәк кияүгә чыгарга?

"Ирем белән язылышмыйча никах белән генә тордык. Йөккә уздым, хәзер гаиләбезне законлы теркисебез килә. Ләкин бер ай буе көтүе озак, бу процессны тизләтеп булмыймы"? - дип сорый Казаннан Гөлия Галләмова.
Закон буенча, парлар, гариза биргәч, бер айдан соң гына язылыша ала. Бу ай аларга ниятләренең дөрес, ихлас булуын сынау, туй көненә әзерләнү өчен бирелә. Әгәр дә язылышырга теләкләре үзгәрмәсә, алар туй буласы датага берничә көн кала паспорт копияләрен ЗАГСка алып килергә тиеш.
 
Алып килмиләр икән, кире уйлаганнар дип санала. Шуннан соң гына никах рәсми рәвештә теркәлә. Ләкин законда гаилә кору процессын тизләтә торган сәбәпләр дә бар. Шуларның берсе – кәләшнең йөкле булуы. ЗАГС идарәсенә килгәнче, башта табибтан йөклелек турында белешмә алырга кирәк булачак. Үзегез белән паспорт һәм дәүләт салымын (пошлинасы) түләү квитанциясен дә алырга онытмагыз. Йөклелек чоры өч айга кадәр җиткән очракта, ЗАГС идарәсендә язылышу өчен буш урын булса, гариза тапшырган көнне үк гаиләгезне терки аласыз, диделәр Казанның ЗАГС идарәсендә.
 
Шулай ук уртак балалары туса, егет яки кызның тормышына куркыныч янаган очракта, икесенең берсе озак вакытка сузылган, көчле авыру белән интексә, парларның берсе озакка сузылган командировкага китсә, документлар белән раслап, ЗАГСта гаилә теркәү процессын тизләтеп була.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии