Никах алып баручыны ничек сайларга? (5 КИҢӘШ)

Җәй - туйлар, никахлар чоры. Бу җәйдә кавышырга теләүчеләр күңелле мәшәкатьләр белән яши. Никахка алып баручыны ничек сайларга? Менә сезгә Әдилә Сәфәровадан 5 киңәш:
 
1. Никах ул туй кебек шау-шулы бәйрәм түгел. Шуңа күрә әзме-күпме дини белеме булган, әдәп саклаучы кеше эзләгез.
 
2. Алып баручының элеккеге клиентлары фикерләрен белешегез (отзывлар). Алар канәгать калганмы?
 
3. Алып баручы белән аралашыгыз. Тавышы ошыймы, үзе ошыймы, матур сөйләшәме, елмаямы, күңелгә ятышлымы.
 
4. Сценарий турында кыскача сорашыгыз. Уеннарны алдан сөйләшегез.
 
5. Командасында кемнәр эшли. Шунысын белешегез. 
Никах ул дини йола. Барысы да җитди, мәгънәле, затлы булырга тиеш. Өлкәннәр арасында үзен яхшы тотучы кешене эзләгез. 
 
Никах мәҗлесе турында сорауларыгыз булса, шалтыратыгыз: 89172567100 Әдилә Сәфәрова.
 
Әдилә инстаграм челтәрендә: https://www.instagram.com/safarova_adelia
 
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии