Никахка берничә минут кала үлгән

Шотландиянең Стивенсон шәһәрендә яшәүче ир сөйгәне белән никахын теркәүгә берничә минут калгач вафат булган.
Үлеменә 8 көн кала 57 яшьлек Пола Уиннга ашказаны асты бизе яман шеше дигән диагноз куялар. Кызганычка каршы, яман шешнең метастазалары Полның  бавыр һәм үпкәләренә таралып өлгергән. Медиклар фаразлары буенча, ирнең 6 атнадан алып  2 айга кадәр гомере калган. 
 
Шул чакта Пол һәм аның 38 яшьлек сөйгәне Элисон Уинн (ул берничә ел элек Полның фамилиясен алган булган) туй үткәрергә карар иткән. Пол һәм Элисон 21 ел бергә яшәгән, бу гомер эчендә аларның 5 баласы дөньяга килгән. Ә барлыгы Уинның 11 баласы бар. 
 
Туй көнне Уиннарның өлкән улы, 20 яшьлек Сэнди әнисен алтарьга таба алып барганда, Элисон Полның хәле начараюын күргән. "Ул кәнәфидә җебеп төшкәндәй булды. Берничә тапкыр аңа исемләп дәшсәм дә, ул миңа җавап кайтармады",  дип сөйли соңрак кәләш. Бу моментта ир һушын югалткан булган. Кунаклар шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртты. Әмма кияү егетне коткарып өлгермиләр - Пол шунда җан бирә.
 
Туганнары һәм дуслары Полны  бары тик җылы сүзләр белән искә ала, ул бик мәрхәмәтле кеше һәм әйбәт гаилә башлыгы иде, диләр аның хакта. "Без аның тормышы идек, гаиләсе өчен ул барына да әзер иде. Балалары өчен ул дөньяның астын өстенә китерергә әзер иде. Без аны бик ярата идек", - ди Элисон. 
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии