Никахны өйдә укытыргамы, мәчеттәме?

Яхшыдырмы, ямандырмы шундый бер гадәтем бар: җыелышларда сорау бирә алмый калучылардан соңрак барып сораштырмый калмыйм: нәрсә әйтергә теләгән идегез? Шушындый соңгы очрак ун көн элек кенә Мәрҗани мәчетендә булды. Мөхтәсиб сайланган көнне янымда утырган "Мәдинә" мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт, җыелыш бетеп халык таралышканда, минем дә мөфтигә бер соравым бар иде, кая ашыгалардыр, дип җиңелчә генә зарланып алды. Журналист гадәтемчә, диктофонымны кабыздым.

 – Барча имамнар алдында мәчеттә никах укыту мәсьәләсен күтәрмәкче идем. Дөрес нәрсә түгел бит бу. Хәзер әллә нинди бер шаукымга әйләнде. Никах өйдә укытылырга тиеш. Әнә Колшәриф мәчетендә аеруча күп укыталар. Минемчә, өйдә никах укыту күпкә хәерлерәк. Беренчедән, Коръән аятьләренең нуры күңелләргә генә түгел, өй диварларына да сеңеп кала. Икенчедән, шушында, мулла утырып, безне Аллаһы Тәгалә каршында кавыштырган иде, дип искә алырга бер сәбәп була. Өченчедән, безнекеләр Кол-шәрифтә укытты, дип кайбер ата-аналар мактаныша башлады хәзер. Югыйсә, шунда исем куштырган идек, никах укыткан идек тә, шәп булмады, дип зарланучылар да очрый. Әле тагын шунысы бар: мондый тантананы мәчеттә үткәрү урысларның чиркәүдәге венчаниесен хәтерләтә, – дигән уй-фикерләрен җиткерде ул безгә.

– Бу җәһәттән ни әйтерсез,– дип Колшәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек. "Минемчә, һәркемнең үз ихтыяры. Мәсәлән, безнең үзебезгә, ягъни җәмәгатем Лилия белән миңа никахны 1991 елда Мәрҗани мәчетендә Зәки хәзрәт укыган иде. Ике шаһит чакырып кертте дә, бик яхшы үгет-нәсихәт сөйләде, сеңдереп никах укыды хәзрәт. Ул минутлар күңелебездә мәңгегә уелып калды. Гомумән, бик яхшы тәэсир калдырды ул мәрасим", – дип сөйләде Рамил хәзрәт.

Менә шушындый ике төрле фикер, җәмәгать. Безгә калса, сорау бирелгән, яңгыратылган сурәттә мөфти хәзрәт, мөгаен, колшәрифтәгеләрне яклап чыгар иде. Чөнки хәзер мәдәният учреждениеләреннән, мәктәп, балалар бакчаларыннан гына түгел, мәчетләрдән дә акча эшләүне, ягъни түләүле хезмәт күрсәтүне таләп итәләр бит.

Рәшит МИНҺАҖ, vatantat.ru

Радик ӘМИНОВ фотосы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.08.2011 21:15:33

Халкыбызнын бик матур бер эйтеме бар."Жаны телэгэн елан ите ашаган'-шуна курэ -кемнен кая укытасы килэ бит шунда укытсыннар гаеп итмик,тик никахлары нык булсын,бэхетле булсын парлар! Алайда эби бабайлардан калган иолага туры калсак хэерлерэк булыр тосле чонки,никах изге гэмэл,ул акча эшлэу кэсебенэ эйлэнеп калмасын иде.

04.08.2011 15:01:03

Әби - бабайлардан калган йола буенча никах кыз өендә укылырга тиеш. Барлык туган - тумачаларың бергә җыелып әти-әниләр бергә, өеңдә - нинди күңелле, йөрәккә ятышлы.

01.08.2011 00:11:19

Анламыйм, нинди аерма инде кайда укылса??? Мин мэсьэлэн мэчеттэ укытырга телим АЛЛАХ телэсэ...

25.06.2011 16:58:59

НИКАХ НИ ГЕНЭ ЭЙТСЭН ДЭ ОЙДЭ УКЫЛЫРГА ТИЕШ ИНДЕ УЛ

Последние комментарии