«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән (ФОТО)

Чаллыда бер пар никахларын үзенчәлекле рәвештә теркәгән. Алексей һәм Лиана Пешковларның бәйрәм тантанасы шәһәр дельфинариенда узган. Чөнки Алексей — дельфиннар тренеры. Сөйгәне белән язылышырга ул үзенең иң якын дуслары — дельфиннар белән бергә йөзеп килгән. Лиана да дельфинарий хезмәткәре.
Борынгы һинд ышанулары буенча, Кама дигән мәхәббәт Алласының иң яраткан хайваны — дельфин булган. Шуңа күрә бу мөлаем җан ияләре гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония символы булып санала.
 
Инстачылар яшьләргә бәхет теләгән. , «Бик күңелле итеп үткәрдегез туегызны, сез булдырдыгыз! Ә дельфиннар безне баштанаяк су белән коендырды», «Мәхәббәтегез гомерлек булсын», — дип яза яшь парның дуслары. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии