Ноябрь аена йолдызлар фаразы

2016 елның ноябрь ае эш өлкәсендә күңелле үзгәрешләр алып киләчәк. Гомумән, ай күпләр өчен уңышлы булыр дип көтелә. Октябрь аендагы борчу-мәшәкатьләрнең юкка чыгуын сизми дә калырсыз. Тирә-якта шатлык хөкем сөрәчәк. Сөйгән ярын әлегә кадәр очратмаганнарга йолдызлар ноябрь ахырында күңелле мәхәббәт маҗаралары вәгъдә итә.

 

 

  

 

 

Кучкар. Сездәге энергия эш башкарырга гына түгел, укуга, белем алуга да җитәчәк. Финанс өлкәсе тотрыклы булыр, шуңа күрә бурычка акча алырга тырышмагыз. Йолдызлар йөрәк кушканны эшләргә киңәш итә. Туганнар яки дуслар сүзенә колак салмыйча, үзегез теләгәнчә эш итегез. Ошатып, яратып йөргән кешегез булса, гаилә кору ягын карагыз. Салкын тидерүдән сакланыгыз, җылы киенеп йөрегез. Уңышлы көннәр: 2, 3, 6, 10, 15, 20, 29 ноябрь.

Үгезбозау. Ялган яки башка җиңел юл белән акча эшләүгә кызыкмагыз. Югыйсә күңелсез хәлләргә юлыгу, бурычка бату ихтималы бар. Иң элек башланган эшләрне төгәлләгез, аннан соң гына яңасына тотынырга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсендә яңа танышулар көтелә. Яңа мөнәсәбәтләр дәвамлы, уңышлы булачак. Төшенкелеккә бирелгән Үгезбозауларга туганнары һәм дуслары ярдәм итәчәк. Камыр ризыклары пешереп, чәй табыны әзерләү дә күңелне күтәрәчәк. Уңышлы көннәр: 4, 5, 23, 27, 30 ноябрь.

Игезәкләр. Игезәкләргә җәмәгать һәм сәясәт өлкәсендә бар булган белемнәрен күрсәтергә киңәш ителә. Матди хәлне яхшырту өчен күп эшләргә туры киләчәк. Романтик рухтагы танышулар якты тәэсирләр калдырачак. Мәхәббәткә язмыш бүләк иткән бәйрәм кебек карагыз. Компьютер алдында озаклап утырмагыз, күбрәк хәрәкәтләнегез. Уңышлы көннәр: 2, 6, 10, 15, 19, 21, 23, 25 ноябрь.

Кысла. Күптәннән эш эзләү белән мәшгульсез икән, сезгә бәхет "елмаячак". Күпләр озак эзләгән эшен белдерү-игълан аша таба алыр. Йолдызлар сезгә һәрҗирдә ярдәм итәчәк. Хезмәттәшегез белән мәхәббәт маҗаралары булырга мөмкин. Ноябрь аенда гаилә дуслары белән очрашулар көтелә. Әмма туганнарга да игътибарыгызны бирергә, бүләкләр белән сөендерергә онытмагыз. Уңышлы көннәр: 2, 15, 16, 23, 26 ноябрь.

Арыслан. Арысланнар эшчәнлек өлкәсен тамырдан үзгәртергә тели. Йолдызлар сезнең бу теләгегезгә бер дә каршы түгел, киресенчә, хуплый гына. Яңалыкка омтылыгыз, максатка ирешегез! Ялгызлар, ниһаять, сөйгән ярлары белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләячәк. Әгәр бу айда хастаханәдә операция ясатырга җыенсагыз, аны башка вакытка күчерергә киңәш ителә. Уңышлы көннәр:3, 6, 10, 15, 20, 29 ноябрь.

Кыз. Хезмәттәшләрегез биргән киңәшләргә колак салмыйсыз. Һәм дөрес эшлисез дә, чөнки сезнең тарафтан дөрес карар-нәтиҗә күптәннән кабул ителгән инде. Финанс өлкәсендә кыенлыклар булмаса да, якын арада керемнәр көтелми. Романтик очрашуга барырсыз, ләкин ул кеше киләчәктә чын дустыгызга әвереләчәк. Авыр физик күнекмәләр ясамагыз, сәламәтлегегезгә зыян салуыгыз бар. Уңышлы көннәр: 4, 5, 23, 27, 30 ноябрь.

Үлчәү. Хезмәттәшләрегез белән уртак тел табу кыен булачак. Хәтта эштән китү, башкасына күчү теләге дә туачак. Ләкин йолдызлар бу адымга бармаска, тынычлык сакларга киңәш итә. Акча белән дә кыенлыклар булырга мөмкин, тик сез моны хәл итә алачаксыз. Шәхси тормышның соры төсләр алуы бар. Сәбәбе – якын кешегезнең хыянәте. Шулай да ул гаебен таныр, ә сез кичерергә, гаиләне саклап калырга тырышыгыз. Уңышлы көннәр: 6, 10, 15, 19, 21, 23, 25 ноябрь.

Чаян. Чаяннар алдына үтә дә катлаулы сайлау килеп басачак – гаилә яки эш. Сез исә икесенә дә тиешле игътибар, көч, вакыт сарыф итәргә тырышыгыз. Югыйсә финанс өлкәсендә күңелсезлекләр, кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Тормыш иптәшегез белән сүзгә килү ихтималы бар. Моның нәтиҗәсендә чит-ятларга карарга теләрсез, әмма бу – зур ялгышлык булачак. Уңышлы көннәр: 2, 15, 16, 23, 26 ноябрь.

Укчы. Акчагызны теге яисә бу эшкә тотканчы, барысын да җиде кат үлчәп, бер кат кисегез. Элек башкарылган эшегезне җентекләп тикшерегез, анализлагыз, хаталар өстендә эш эшләгез. Ноябрь аенда гаилә белән шәһәрдән читтә ял көтелә. Авырлыклар килеп чыкса, туганнарыгызга хәбәр итегез. Үзегез генә хәл итәргә ашыкмагыз. Уңышлы көннәр: 3, 6, 10, 15, 20, 29 ноябрь.

Кәҗәмөгез. Гомумән алганда, ай уңышлы булыр дип көтелә. Акчагыз мулдан булачак, эш сәфәре уңышлы узачак. Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләр гаҗәеп яхшы! Бар җирдә дә өлгерергә тырышмагыз: ашыккан ашка пешкән! Мөһим килешүләрне бозып куюыгыз бар. Шәхси тормышта мәхәббәт аңлатулар да, ызгыш-талаш та, мөнәсәбәтләрне ачыклау да – барысы да булырга мөмкин. Иң мөһиме: тыныч булыгыз. Уңышлы көннәр: 4, 5, 23, 27, 30 ноябрь.

Сукояр. Җитәкчегез белән сүзгә килүдән сак булыгыз. Эшегезне җайлап кына башкарыгыз. Йолдызлар бер күрүдән гашыйк булуны фаразлый. Дөрес, бу хисләр киләчәктә нык дуслыкка әвереләчәк. Әмма ышанычлы дуслы булу да бик яхшы. Гаиләле Сукоярларга балаларына игътибарлырак булырга киңәш ителә. Балаларыгыз белән ачылып сөйләшеп алыгыз. Уңышлы көннәр: 10, 15, 19, 21, 23, 25 ноябрь.

Балык. Балыкларның эшләү теләге юкка чыгарга мөмкин, чөнки эш артканнан-арта барачак. Куелган бурычны җиренә җиткереп башкарырлык көч табарга тырышыгыз. Акчагызны иң кирәклегә генә тотыгыз. Йолдызлар гаилә белән табигать кочагында ял итәргә киңәш итә. Ялгыз Балыклар эш белән мәшгуль булу сәбәпле, шәхси тормышка вакыты булмаячак. Уңышлы көннәр: 3, 15, 16, 23, 26 ноябрь.

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии