Нур Амстердам: "Шыр надан икән безнең халык, сүзләре бәгыремә тиде"

Быелгы “Татар җыры”ннан соң халык берара шаулап алды. Күбесе “җырчыларга премия дөрес тапшырылмады, алар моңа лаек түгел”, диде. “Татар җыры”нда “Яшьләр проекты” номинациясендә җиңү яулаган Лилия Хәйрулинна турында җыр сүзләре авторы Нур Амстердам шигырь язган.
– “Татар җыры” премиясеннән соң халыктан бик күп тәнкыйть агылды. Бигрәк бәгыремә тиде, шыр надан икән безнең халык! Лилия Хәйруллина яшьләр өчен эшли, татар музыкасына, телебезгә пропаганда ясый. 18 яшьлек татарлар Нәфкатьне тыңламый. Лилия яңа музыкаль юнәлеш алды, ә халык бетереп атты! Күпкырлы мәдәни үсеш урынына, милли каеш белән татар яшьләренә үзләре теләгән музыкаль юнәлешләрне буып куйдык. Минемчә, ахыр чиктә телебез дә шулай булачак, - дип сөйләгән Амстердам Акчарлакка.
 
 
Шигырьне сезгә тәкъдим итәбез: 
 
Ярсый халык, җикеренә!..
Кулларына ташлар ала.
Хәле килгәнчә, тырышып,
Ябык аккаунттан ата!.. 
 
Тидеме, юкмы, барыбер!..
Оча гына бирсен ташы!..
Бәлки, берәрсе тидереп,
Чатнап ярылырдыр башы!..
  
"Нинди сүрәт һәм кыяфәт!..
Бу бит адәм мәсхәрәсе!.."
Йөрәкләре тулы нәфрәт!..
Акыл, иман сәхифәсе!.. 
 
Нәфкать җырчы һәм Салават
Моны күреп ни әйтерләр?..
Шул күренешкә аптырап,
Нинди фикергә килерләр?.. 
 
Оят бит бу!.. Ахыр заман!..
Милләтебез түбән төшә!..
Мәшһүр җырлар кайда калган?..
Кемнәр "барсларны" өләшә?.. 
 
Чыксаң сәхнәгә, тыйнак бул!..
Күркәм бул син!.. Бул илаһи!..
Йөзләребезгә кызыллык
Китермә инде, билләһи!.. 
 
Трико киеп, кроссовкида,
Фитнесс залдан син килгәнсең!..
Анаң бәхиллеге белән
Туры сәхнәгә меңгәнсең!.. 
 
Халык дулый, хөкем итә!
Телефоннар кыза бирә!..
Хатлар артыннан хат илтә,
Җырчыны сәхнәдән сөрә!.. 
 
Баксаң исә, ул җырчыда
Халык нидер күреп алган?..
Нәрсә соң ул?.. Нинди курку
Йөрәкләренә шом салган?.. 
 
Билгесезлек!.. Җиһан кебек 
Акыл җитмәс фәнни китап!..
Фикерләргә, уйланырга 
Көчләп йөдәткән чын иҗат!.. 
 
Тик халкыбыз, сай күлендә,
Йөзгән тишек көймәсендә,
Ышанмый ул үләсенә
Бер көн иҗат диңгезендә!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии