Нурбәк Батулла: «Мин үземне бик сәләтле биюче дип санамыйм»

Хореограф, биюче, «Алтын битлек» халыкара милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла белән сөйләшеп утырам. Баш миен чатнатырлык, дөньяга карашыңны астын-өскә китерергә сәләтле фикерләренең бер «хәрефен дә» төшереп калдырмаска тырышып сеңдереп барам. Алар белән бәхәсләшеп тә, килешеп тә була. Менә шундый үз сүзе булган, үзенчәлекле, бәйсез иҗат кешесе инде ул Нурбәк Батулла.
– Ни өчен татар кешесенә Татарстанда нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү өчен башта читтә үзен күрсәтергә кирәк? Синең белән дә шул ук хәл булды бит. Узган елны «Тантана» премиясен бирмәделәр, ләкин «Алтын битлек» алып кайттың. «Тукай» премиясе белән дә шулай булыр төсле...
– Тамашачыларның, түрәләрнең яңа сәнгатькә әле ачык булмавыннан килеп чыккан нәрсә бу. Алар иҗатны аңлап бетерми һәм аңлатып бирүче ярдәмчеләре дә юк. Бу аеруча заманча сәнгатькә кагыла. Менә шул сәнгатьне халыкка чәйнәп бирүче профессиональ тәнкыйтьчеләр, журналистлар да юк дәрәҗәсендә. Гомумән, Россиядә заманча сәнгать артта калган. Бию дә, театр да... Татарстанда ул тагын да ныграк сизелә.
 
– Киресенчә, Татарстанда театр яңа сулыш кичерә, дип әйтәләр түгелме соң? Кариев театры менә лаборатория оештырып ята. Тиздән Буада халыкара фестиваль булачак, аннан «Нәүрүз» башлана... Безнекеләрнең исемнәре ел саен «Алтын битлек»тә яңгырый...
– Алга омтылыш бар, ләкин ул бик әкрен бара. Шул ук «Алтын битлек»не тәнкыйтьче Виктор Вилисов: «Бик артта калган фестиваль», – ди. Әлбәттә, «Алтын битлек» алу яхшы нәрсә, ләкин үз алдыңа аннан да зуррак максатлар куярга кирәк. Әйтик, дөнья дәрәҗәсендәге Авиньон театр фестивале. Күп кеше аның ни икәнен дә белми. Татарстан театрлары хәтта «Алтын битлек»кә гариза тапшырырга куркып тора. Үзләренең ул дәрәҗәдә түгел икәнлекләрен чамалыйлар. Ә вазгыятьне үзгәртү өчен кыюлыклары җитми. Безнең халык, нәрсә әйтерләр икән, тәнкыйтьчеләр ни дип язарлар икән, дип курка.
 
– Күптән түгел Красноярскида узган ярышта җиңү яулаган спортчыларга 150шәр мең сум акча өләштеләр, ә сезгә, «Алтын битлек»кә бару өчен, юлга да акча таба алмаганнар. Ни өчен спортта зур акчалар йөри, ә мәдәният хәерчелектә интегә?
– Бу шулай ук иҗатны, мәдәниятне аңламаудан килеп чыга инде. Спортта билгеле бер кагыйдәләр бар. Кем беренче йөгереп килеп туп кертә, шул – җиңүче. Әле телевизордан барысын да комментаторлар «чәйнәп» бара. Ә спектакльне кем аңлатып бирсен? Карый да: «Моңа ни өчен «Алтын битлек» бирделәр инде?» – ди. Ә бәлки сорый да белмибездер. «Артхаб», «Угол» иҗат лабораторияләре акчага мохтаҗлык кичерми. Шул ук 49 миллионлык «Анна Каренина» өчен дә каяндыр акчалар тапканнар бит әле. Димәк, акча бар, сорый белергә кирәк.
 
– Бөтен театрларның да үз Диана Сәфәровалары юк бит.
– Булсын иде шул. Югары сәнгатьне аңлый торган түрәләр килгәнче, әле бик күп еллар үтәр, мөгаен.
 
– Узган елны син «Алтын битлек»тән кайтканнан соң, бер төркем татар яшьләре Казан мэры Илсур Метшиннан бина сораган идегез. Ул бина булчакмы?
– Сөйләшүләр бара. Шәһәр үзәгендә бер бина карап куйганнар дип беләм. Ләкин ул тиз генә эшләнә торган эш түгел. Хәзерге вакытта безгә Кариев театры репетицияләр өчен дусларча урын биреп тора.
 
– «Мой Нуриев», «Әлиф», татар көрәше буенча спектакль куйдың. Хәзер нинди планнар?
– Кариев театрында импровизация буенча остаханәбез эшли. «Калеб» кысаларында Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә нигезләнеп, перфоманс әзерлибез. Ул буыннар бәйләнеше, тамырлар, үзаң турында булачак.
 
– Тормышыңның кайсы мизгелендә син үз-үзеңә «Мин  биюче булам!» дидең? Һәм ни өчен соңыннан профессиональ балеттан киттең?
– 11 яшемдә «Нишләп әле биюче булмаска?!» дип уйладым да театр училищесына укырга кердем. Кечкенә вакыттан физик хәрәкәтне ярата идем, гимнастикага йөрдем. Хәзер миңа классик балет кызык түгел. Ул минем өчен музей – үле сәнгать. Ул миңа энергия бирми. Санкт-Петербургта укыганда, күзләрем ачыла башлады, балеттан китү теләге шунда туды. Мин үземне бик сәләтле бию­че дип санамыйм. Мин – гади биюче. Омтылыш­ларым зур булганга гына укуымны, эзләнүләремне дәвам итәм. Сәләткә генә ышанмыйм. Мин кабул иткән бердәнбер сәләт ул – эшли белү, тырышлык сәләте. Кыю, үзенә тугры булып калган кеше генә тормышта ниндидер ачышлар ясарга мөмкин. Гомумән, кеше уңыш турында уйлап иҗат итәргә тиеш түгел. Уңыш – максат түгел, ул нәтиҗә генә. Әгәр уңышны күз алдында тотып эшләсәң, син тамашачы кубызына бии башлыйсың. Халыкка ярыйм дип син түбән төшәсең, алар сине карап, тагын да түбәнрәк төшә. Менә шул халык соравы артыннан куа-куа, мәдәниятнең дәрәҗәсе түбән төшеп беткән дә инде бездә. Аның ачык мисалын күрү өчен халык күпләп йөри торган спектакльләргә барып карагыз. Анда күтәрелгән темалар да бик тар, юморы да билдән түбән. Һаман шул ук бер авыл темасы. Яшь кеше буларак миңа кызык түгел ул. Мин аларга йөрмим дә.
 
– Ә син нинди спектакльләргә барыр идең?
– Мин кешенең уңай һәм тискәре яклары турында кыю итеп сөйләгән спектакльне карар идем. Татар театрында тыелган темалар бик күп. Шәрә тән, җенси мөнәсәбәтләр, ике егет арасында булган мәхәббәт, урамдагы агрессия турында ник берсе спектакль куйсын? Ипотека, кредит колына әйләнгән кешеләр, наркоманнар, ирнең хатыннан бизүе... Әдәбиятыбыз, режиссерлар ник бу проблеманы күтәреп чыкмый? Бар андый спектакльләр. Ләкин анда бу проблемалар бик «тәти» итеп күрсәтелгән. Аннан соң, яшьләр ни өчен театрга йөрми, дип аптырыйлар. 40-45 яшьлек абый-апалар ялганны кабул итә ала, ә яшүсмерләр ялган спектакль белән килешмәячәк. Алар – иң кырыс тамашачы. Минем реаль кешеләрнең тормышына нигезләнгән документаль спектакль эшлисем килә.

– 26 апрель көнне татар яшьләре Бауман урамына чыгачак. Ел саен «Мин татарча сөйләшәм» чарасын син алып барасың. Татар теле белән бәйле вазгыятьтә бу акциянең мөһимлеге нидә?
– Мин шундый нәтиҗәгә килдем, әгәр йөз елдан соң татар теле бетсә, ике йөз елдан соң рус теле дә бетә дигән сүз бит ул. Алдынгы белем аласың килсә, сиңа татар теле дә, рус теле дә кирәкми хәзер – инглиз теле кирәк. Кем трендлар тудыра, дөнья  – шулар кулында. Без трендлар ясый торган халык түгел, шуңа артта калабыз. Трендлар артыннан кумаска, гомумән, башка якка йөгереп карарга кирәк безгә. Бәлки шунда үз юлыбызны табарбыз? Яһүдләрнең дөньякүләм танылган балет труппалары бар. Алар әллә нигә бер яһүд темасын күтәрә. Күп очракта гомумкешелек темасын чагылдыралар, шул ук вакытта яһүд мәдәниятен үстерәләр. Бәлки безгә дә кешелекне өйрәнәм дип эшләргә кирәктер? Ә бу акциянең үз аудиториясе бар.
 
– Моннан бер-ике ай элек «Тат­медиа» бинасында микрофон кабып шау-шу тудырып алган идең. Бу гамәлеңне төрле кеше төрлечә аңлады. Хәтта Татарстандагы сүз ирегенә шулай ишарәләде диючеләр дә булды... Хәзер аңлатып кит инде, шул рәвешле ни әйтергә теләдең син?
– Мин нәрсәдер күрсәтәм, нәрсәдер эшлим һәм һәр кеше аннан үз җавабын алырга тиеш. Заманча сәнгать принцибы бу. Кемдер шулай кабул иткән икән, димәк, аның җирлеге бар.
 
– Рабит абый Батуллага карыйм да сиңа карыйм. Ничек Рабит абыйның шулкадәр бәйсез, ирекле баласы булды икән дим?
– Мин әтигә бик нык охшаган. Әтинең 18-20 яшьлеген, Мәскәүдә Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Туфан Миңнуллиннар белән бергә укыган вакытларын бик белеп бетермим. Миңа калса, алар да шундый ук шук булганнардыр. Әти сәяси, милли темаларга кыю чыгышлар ясый. Минем өчен микрофон кабу кыюлык булса, аның өчен менә шул чыгышлар кыюлык инде. Әтинең беркайчан да «Андый булма, мондый бул!» дип әйткәне булмады.
 
– Ике улың да татар мохитендә үсәдер инде?
– Олы улым Туранның теле татарча ачылды. Аңа хәзер дүрт яшь тула, русча оялып кына сөйләшә. Төпчеге сөйләшми әле. Мин балалар бакчасына йөрмәдем, шуңа җиде яшемә кадәр рус телен гомумән белмәдем. Россиядә яшәп рус телсез калу авыр, ә менә татар телсез калу бик җиңел. Мисал өчен, улым йөри торган татар балалар бакчасының татар төркемендә 26 бала арасыннан икесе генә татарча сөйләшә. Гаиләдә аралашмагач, сөйләшмиләр инде. Туранның әти-­әнигә ничек русча мөрәҗәгать итеп булганы башына да сыймый. Ул безгә русча эндәшергә ояла.
 
– Бүген сиңа барлык иҗади хыялларыңны тормышка ашыру өчен нәрсә җитми?
– Акчадан, булмаган бинадан кала, беренче чиратта миңа рухи проблемалар комачаулый. Оешмаганлык, булган илһамны дөрес юлга юнәлтә алмау, төрле эшләргә ваклану, кыюлык җитмәү. Әлегә менә шулар иркенләп иҗат итәргә ирек бирми.
 
– Син Санкт-Петербургта укыдың да Казанга кайттың. Ләкин хәзер яшьләрне читкә белем алырга җибәрергә дер калтырап торалар. Янәсе, китсәләр – кайтмыйлар.
– Ни өчен кайтмыйлар соң алар? Башта шуны уйларга кирәк. Димәк, анда акча, иҗат итү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Менә бу ике проблеманы хәл итсәк, безгә үзебезнекеләр генә түгел, чит илләр эшкә кайта башлаячаклар. Италия, Испания, Израиль, Бельгия, Голландия иҗатчылары кызыгып кайтырлык шартлар тудырырга кирәк безгә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии