Нурзадә: "Бөтен духиларны иснәп чыктым, ризык ашап карадым. Исне сизмәдем, тәмне тойдым..."

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә коронавирус белән чирләп терелгән. Күпләр бу хакта белми дә калган. Нурзадә үз башыннан кичкәннәре белән уртаклашты.
“Мин җәй көне – июнь аенда чирләдем. Берничә көн югары температура булды. Башта машинада йөргәндә, җил бәргәндер дип уйладым. Кайвакыт үкчәле аяк киеме кигәннән соң, төнлә аяк табанын көзән җыера. Шулай берзаман аяк авыртуыннан уянып киттем. Аякка сөртү өчен махсус мазь бар иде. Аның исе бик көчле. Аякка сөрткәндә, шуның исен тоймадым. Өйдәге бөтен духиларны иснәп чыктым, ризык ашап карадым. Исне сизмәдем, тәмне тойдым. Шуннан соң миндә паника башланды, йокым качты”, - ди Нурзадә.
 
Җырчы таныш табибы белән элемтәгә кергән. Әмма табиб “кызыл зона”да булу сәбәпле, Нурзадәне кабул итә алмавын әйткән. Ул җырчыга тыныч булырга, артык хафага бирелмәскә киңәш иткән. Нурзадә электән ринит белән җәфалангач, табиб бәлки борын белән бәйле авырудыр дип аңлаткан.
 
“Күңелгә бер шом керсә, тиз генә чыга димени?! Мин ятырга ук курка башладым. Янәсе һава җитмичә, сулый алмыйча үлеп китәрмен. Йөрәгем тиз-тиз тибә. Бертуктаусыз елыйм да елыйм. Әтигә шалтыраттым, ул тынычландырырга тырышты. Әле җитмәсә, мин яшәгән каттагы алты фатирга берүзем калдым. Башка төрле уйлар керә башлады. Шуннан соң дустым Әлфия Хәбибуллина белән сөйләштем, ул мине кызганып иптәшкә кунарга килде. “Минем белән берәр хәл булса, “ашыгыч” ярдәм номерын беләсеңме?” - дип сорадым. Кыскасы, паника көчле булды. Икенче көнне Әлфияне озатырга чыккач, подъезд төбендәге сары чәчәкләрне күреп: “Ай-яй бу чәчәкләрнең исе”, - диде ул. Аны ишеткәч, тагын авыр булды. Үзем ис сизмим бит”, - ди Нурзадә.
 
Бертуктаусыз елагач һәм ничә төн тоташ йоклый алмагач, Нурзадә танылган баянчы Ринат Вәлиевка шалтыраткан. Ринатның өшкереп дәвалау сәләте барлыгын күпләр белә. “Дога укыганда да, еладым. Өшкерелгән су белән юынгач кына тынычландым”, - ди җырчы. 
 
Җырчы коронавируска каршы тест тапшырмаган. Ләкин билгеләре буенча ковидка охшаган, ди. “Үземне коронавирус белән чирләдем дип саныйм. Һәрвакыт витаминнар эчеп торганга күрә генә мин аны җиңелчә кичердем. Табибка да күрендем. Аллага шөкер, бу чир озакка сузылмады. Күпләр чирли башлагач кына дарулар, витаминнар эчә башлый. Витаминны авырганчы ук эчәргә кирәк. Сакланганны саклар”, - ди ул.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии