Нурзадә: «Иң шәп фикерләр мунчада туа» (ИНТЕРВЬЮ)

Ниндидер тарту көче, уңай энергетика бар Нурзадәдә. Очрашып әңгәмә корырга тәкъдим иткәч тә, буш вакыты аз булса да, бик теләп риза булды ул.

 – Кечкенә Нурзадә нинди иде?

– Әнием гомер буе клубта эшләгәнгә, мин үземне хәтерли башлаганнан бирле сәх­нәдә үскән кеше. Инде 3 яшьлек чакта әни магнитофон тасмасына яздырып калдырган җырым сакланган.

– Җырга сәләт кемнән күчкән дип уйлыйсың?

– Әбием матур итеп җырлый иде минем. Мин әлеге җырны архивтан эзләп табып, аны соңгы концертта баян белән тамашачы хозурына җиткердем. Ул Әлфия Авзалова репертуарыннан «Сагындыра шул чакта» дигән җыр булган икән...

– Иҗат юлың ничегрәк башланып китте?

– Мин инде мәктәптә укыган вакыттан ук җырлыйм. Университетта укыганда да бу шөгылемне дәвам иттем. 2000 елда, җырлаганымны ишетеп, Искәндәр Биктаһиров үзенә чакырды. 2002 ел­да беренче альбомым дөнья күрде. Әлеге альбомның үзенчәлеге шунда: 12 җырымның 5есе гитара белән башкарылган иде. «Мондый җырлар булмый, аларны халык тыңламый», – диделәр ул чакта.

2003 елда Җәүдәт Гыйльманов «Татарстан яшьләре» дигән конкурс үткәрде. Анда профессиональ җырчылар һәм үзешчәннәр аерым көч сынашты. Мин үзешчән җыр­чылар арасында 3 нче урынны яуладым һәм лауреат исемен алдым.

– Кайсы җырың популярлык китерде дип уйлыйсың?

– Әлбәттә, «Кояшым» җыры. 2005 елда «Яңа Гасыр» каналында «Җиде йолдыз» проекты бар иде. Мине чакырып алдылар да: «Син бит биисең дә, әйдә, шәрык мотивында җырлы-биюле берәр җыр яздыр әле», – диделәр. Нәкъ шул вакытта Зөфәр Хәйретдинов «Кояшым» җырын тәкъдим итте.

– Бию дигәннән... Синең җырларың барысы да бию белән үрелеп бара.

– Кечкенәдән биергә яратам. Мин, гомумән, биюләр­дән башка яши алмыйм. Әгәр вакытны кире кайтарып булса, биюче булыр идем.

– Ә җыр синең өчен нәрсә ул?

– Җыр – минем тормышым. Төркиягә бер атнага кит­­кәч, дус кызыма язам: «Ми­нем татарча кычкырып җырлыйсым килә башлады», – дим. «Җырла, анда сине барыбер беркем дә белми», – ди бу. Мунча яратам, ким дигәндә, 3 сәгатьсез дә чыкмыйм, ләүкәдә җырлап утырам. Минем иң шәп фикер­ләрем мунчада туа.

– Күбесенчә нинди җырларга өстенлек бирәсең?

– Халык җырларына. Соң­­гы альбомымдагы 52 җыр­ның 20гә якыны – татар халык җырлары.

– Син бит әле җырчы гына түгел, бер дигән тама­да да.

– Тамада булып 2000 елдан бирле эшлим. Җырчы һәм тамада эшчәнлеге параллель башланып китте. Туйла­рын алып барганда танышып, дуслашып, туганлашып бет­кән парларым да шактый.

– Җырлау, мәҗлесләр алып барудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнә­сең?

– Кул эшләрен – чигәргә, тегәргә яратам. Аннары уку да ошый. Яңа чыккан бөтен китапларны укып барырга тырышам.

– Характерың буенча син нинди кеше?

– Мин үзсүзле кеше, бераз кире, әмма оятсыз түгел.


Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА
"Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.10.2013 22:53:15

Ни эйтсэндэ Нурзадэ,бик сексуаль хэм чибэр кыз.

31.10.2013 02:42:20

барысы да ир эзлилэр,каян алыйк ?

31.10.2013 00:30:13

Нурзадэ менэ дигэн жырчы да, тамада да!!! Аеруча ул ижат иткэн "яшьлегем чишмэлэре"тапшыруын яратып карыйбыз !!! Унышлар сина, Нурзадэ, хэрчак шундый якты булып кал, бэхетле бул ))) Закировлар

30.10.2013 19:44:45

Эйе, Нурзадэдэн Сириядагы сугыш,Грузиядэге сайлаулар,БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА бэялэр кутэрелу турында сойлэшу кирэк булгандыр.
Нурзадэсенэ курэ сораулар.
Сорауларга курэ жавап бар.

30.10.2013 12:47:32

тапталган сораулар. миллион да бер тапкыр бирелгэн жаваплар. артистларны да кызганам. гел бер нэрсэ турында сойлэп. туеп бетэлэрдер инде. Бу журналистларнын бер генэ дэ фантазиясе юк инде. хич югы, элеккеге интервьюларын укып, алдан эзерлэнеп барсыннар иде.

29.10.2013 19:42:37

Егетлэр кирелеген тиз куреп алалар ахырысы, кияугэ чыга алмый интегэ бит кызый

29.10.2013 18:41:17

Тамада булып йоруе ошамый.Бер туйда булдык,Нурзадэ алып барды,кызык булмады(((Алып бара белу сэлэте юк,2000 елдан бирле алып барам дисэ дэ.

Последние комментарии