Өч бала анасы Венера Шәмиева сабыйларын кыйныймы?

Беренче кызыбыз Зөләйхага 9 яшь, улыбыз Дәүләткә 5 яшь тула, кечкенәсе Җәлилгә 6 ай. Зөләйханы үстергәндә бик нык психология белән кызыксындым һәм баламны шуңа нигезләнеп тәрбияләргә тырыштым. Бала тәрбияләү тугач та 7 яшькә кадәр, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 21 яшькә кадәр аерыла. Беренче 7 елны балага патшага караган кебек карарга кирәк, дип белдерә Венера Шәймиева.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Венера Шәмиева өч бала үстерә. "Интертат.ру" сайты журналисты белән ул тәрбиягә карата фикерләре белән уртаклашкан:

- "Анда барма, сикермә, чапма" дип әйтергә, орышырга кирәкми. Ул барысын да үзе аңлап эшләргә тиеш. Нәрсәдер ваткан, түккән икән, шундук җыештырып, сөртеп алырга кирәклеген белсен. Әлбәттә, җәмгыть тарафыннан тыелган, ярамаган гомуми кагыйдәләр дә бар. Әйтик, светофорның кызыл утына чыкмаска, хайваннарны рәнҗетмәскә, кешеләргә авыр сүз әйтмәскә.
 
Ә инде 7 яшьтән соң барысын да яхшылап аңлатып өйрәтергә, 14 яшьтән соң бала белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга, аның белән иптәшең белән аралашкан кебек сөйләшергә, 21 яшьтән соң ирекле итеп, аның өчен догалар укырга, изге нияттә булырга кирәк. Минем әни һәрвакыт "бу бала кем булыр инде?" дия иде. Тик хәзер эшнең нидә икәнен аңлады. Беркөнне Зөләйха: "Әнием, әгәр Путинга кияүгә чыксам, ислам динен кабул итер иде микән?" - дигән сорау бирде. Мин дә югалып калмадым: "Әтиең безгә мөселман кияүве кирәк булуын аңлатыр аңа", - дип җавап бирдем. Баланың шундый тирән фикерләр йөртә алуы - тәрбия нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ә мөcтәкыйльлеккә Зөләйха да, Дәүләт тә бик тиз өйрәнде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.05.2015 15:33:16

Зөләйха масштаблы уйлый, зур урындагы бай кешегә кияүгә чыгуның тормыш итү өчен уңайлы икәнен аңлаган инде. Болай булса 14 яшьтән соң бай егетләрне, ир-атларны күзли дә башлар мөгаен.

Последние комментарии