"Офигенно булыша!" - Илсөя Бәдретдинова нәрсә җыйган?

Артистлардан кем ничек мавыга, ә менә җырчы Илсөя Бәдретдинова үләннәр җыеп, киптереп мәш килә. Инстаграмм битенә дә бер кочак мәтрүшкә тотып төшкән фотосын урнаштырган иде. Без кызыксынып киттек тә, яраткан артистыбыздан нинди үләннәр җыюын, аларны ничек куллануын белештек. Рәхмәт Илсөягә, бернәрсәне дә яшереп тормады, чибәрлегенең серен ачты да салды.
«Мин кыйммәтле шампуньнар, бальзамнарга гына ышанып ятмый, чәчләремне табигать бәлзәмнәре белән дә дәвалыйм. Шуңа быел да күп итеп әрекмән тамыры җыеп куйдым. Ул чәч өчен бик әйбәт. Менә анда ичмасам витамин тек витамин! Әрекмән тамырын казып, яхшылап юып, ваклар турыйм да, киптерәм дә, язга кадәр саклана. Шуны кайнар суда төнәтеп, юганнан соң чәчне чайкатасың. Чәчне бик әйбәт үстерә, куерта, коелмый, елкылдап тора торган була.
 
Аннары чәч өчен дип бер капчык кычыткан җыеп киптереп куйдым. Анысының да төнәтмәсен чәчне юганда кулланам. Офигенно булыша! Үзегез беләсез, артист кеше өчен чәч бик мөһим. Көн дә күпертә, бөдрәләтә, лаклый торгач, аның да көче бетә, тоныклана, коела. Табигать биргән шушы шифалы үләннәрне куллансаң, СПА салоннарың бер якта торсын!
 
Бер ел да калмый юкә чәчәге җыя торган идем,быел үзем кайта алмады, җыеп куя күрегез, дип, заказ гына бирдем. Кеше ничек юкә чәчәксез кыш чыгадыр, белмим. Аз гына салкын тия башласа, мин хәзер юкә чәчәген төнәтеп эчәм дә, кул белән юып алган кебек була. Үзегез беләсез, артист кешенең авырып ятарга вакыты юк, билетлар сатылган, салкын тиде, дип, концертны өзеп булмый.
 
Зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, карлыган яфрагы – болары мәҗбүри җыела торган үләннәр. Аннары бөтнек, мелисса... Болары чәйгә салып эчәргә инде.
 
Аннары ел да җир җиләген дә киптерми калмыйм. Анысы да чәйгә. Үзе хуш исле, үзе тәмле! Кыш буе үлән чәйләре генә эчеп торабыз без шулай.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии