Ольга Бузова кияүгә чыга?

Ольга Бузова һәм Давид Манукян, Яңа ел сәяхәтләреннән кайткач, булачак туйга әзерләнә, - дип яза «Комсомольская правда». Төрле чыганаклар хәбәр иткәнчә, Давид Оляга тәкъдимен Таиландта ял вакытында ясаган.
Егет сөйгәненә 400 мең сумнан артык бәяле Gucci браслетын һәм мең ярым розадан торган чәчәк бәйләме бүләк иткән. Йолдыз бүләкләрне кабул иткән һәм «әйе», - дип җавап биргән.
 
Исегезгә төшерәбез, футболчы Дмитрий Тарасов белән аерылышкан телетапшырулар алып баручысының өч ел дәвамында җитди мөнәсәбәтләре булмаган иде.
 
Һәм менә язмыш аны 26 яшьлек җырчы һәм блогер Давид Манукян белән бәйләде. Алар Бузованың «Лайкер» клипын төшергәндә танышканнар.
 
Туй кайчан булачагы әлегә хәбәр ителми.
Фото: инстаграмнан
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии