Ольга Лаврова кая югалган?

"Эфир" телеканалында "Перехват" тапшыруын алып баручы Ольга Лаврованы югалттыгызмы? Табабыз! Ольга декрет ялында.
Шушы көннәрдә аның улы туган. Давид дип исем кушканнар. Ольганың ире - Шамил Хәлилуллов. Ул "Татар-информ"да видеооператор булып эшли. Гаиләне бу күңелле хәбәрләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Комментарии
Икесе дэ сау-сэламэт булсыннар да,тигез пар канат астында,эти-энисенэ куаныч булып уссен.
Давидларны узебезчэ Даут, Давыт дип йортэлэр бит югыйсэ.
Шамилдан Давид туган инде алайса. шундый инде безнен татар ирлэре