Өйләнешү алдыннан кияү белән кәләш бер-берсе турында ниләр белергә тиеш?



• Яшь.
• Гаилә хәле, алдагы мөнәсәбәтләр.
• Кемнәрне тәрбияли: әтисе, әнисе, балалары, алдагы хәләл җефете һ.б.
• Балалары бармы.
• Кереме нинди.
• Акчага һәм тугрылыкка мөнәсәбәте.
• Сәламәтлеге.

Мәхәббәт утында янучы яшь парлар, әлбәттә, бу сорауларга үпкәләргә мөмкин. Ләкин тормышта иң мөһим карарны кабул иткәнче, берникадәр вакытны кызганмыйча, барысын да тирәнтен уйлап бетерергә киңәш итәбез.

Истә тотыгыз – соңгы сүз сезнеке! Сезне беркем дә көчләп никахка мәҗбүр итә алмый.

Уйлар өчен үзегезгә вакыт бирегез.  Әлеге мөһим карарны ашыгып кабул итәргә ярамый.

Бәхетле булу өчен  идеаль кеше табу гына җитми. Өйләнешкәндә кимчелекләрен кабул итәрлек кешене сайларга кирәк.

Әгәр парыгызның нинди дә булса сыйфаты сезгә ошамаса, өйләнешкәч үзгәрер дип өметләнмәгез. Туйдан соң ул яхшырмаячак, үзегезне алдамагыз.

Бәхетле булыгыз!

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
25.09.2012 12:14:02

Калган яктан барсы да килгэн икэн,кайбер начар гадэтлэренэ куз йомарга тиеш буласын Гажэп!
Тик бу эйбер белэн килешэ алсан,билгеле. Авызыннан тэмэке исе боркелеп торган хатын-кызны убэ аласын икэн...Вперед!!
Аптыраган! Инде сине башка кешегэ тарта башлаган икэн, син уйланасын дигэн суз.
Аннан килеп конлэшу начар гадэт кенэ тугел,ана берничек тэ куз йомып кына котылып булмый. Башта андый кеше кунелне суз белэн пычрата башлый, аннан кул кутэругэ ук барып житэ.
Зэнгэр куз топлэре белэн яшисен килсэ,сина да Вперед!
Тик мин башка юлны сайлавынны телим. Тирэ ягындагы олкэн апалар белэн кинэшеп кара,тагын бер кат!

24.09.2012 21:53:17

килэчэгемне аннан башка куз алдына китерэ алмыйм...тик бутэн бер егет бн дэ очрашасы килэ...доресрэге очрашам почти инде...анысы бн сойлэшергэ рэхэт...конлэшми дэ...доресрэге ана конлэшу кирэкми дэ чонки узенен кызы бар...менэ шулай икебезнен дэ ярлары бар...тик туя башлаганбыз бугай ахры узебезнекелэрдэн...бер сэбэпсездэн эйткэлэшэбез...инде ярату тугелдер бу дип уйлыйм...тик максатчан булуы тормышны алып бара алуы,хэр нидэ уз фикере булуы,минем очен "улеп" торуы бн ошады мина...тик конлэшуе узэккэ утэ инде...бик кызганыч ((((

24.09.2012 17:50:37

Минем кыз исэ тэмэке тарта, спиртлы эчемлек тэ эчэ куп булмаса да, но тэмэкэне ташлыйм ди берничэ айдан сон, эчуне дэ туктатам ди, алай ук эчмим ди, мине узе ярата, миннэн башка яши алмый, но начар гадэтлэреннэн арынырга коче житми, ышаныргамы бу кешегэ юкмы белмим. Анын ботен проблемасы шунда, калган яктан барысы да килгэн, анын белэн тормыш алып барырга була, эмма начар гадэтлэре тенкэмне корыта.

24.09.2012 17:09:25

эчми-тартмый))))) Бу гына әле яхшы дигэн суз тугел.
Конлэшеп узэгенэ утэчэк...Узе дэ авыруга, я мэхлукка эйлэнэчэк.
Андый кеше узгэрми,бу диагноз.
Андыйлар сэбэпсез дэ конлэшэ.

24.09.2012 11:02:55

кызганыч үзгәрмәве...көнләшүенә түзәсе булырмы икән...4 ел йөрибез бутән кеше кирәкмиме шунда әллә ияләшенгәнме белмим кайвакыт туям үзеннән...мөнэсәбәтләрдә ял ясыйсым килә...тик әйтергә куркам синең бутән кешең бар дип үзәккә үтәчәк...ә үзе акыллы эчми тартмый максаты бар...гаилә кешесе...андыйларны табу кыен хәзер...

 

Последние комментарии