Принцесса Диана туеннан кызыклы 7 факт

1) Принцесса Диана һәм принц Чарльз Уэльскийның туе 1981 елның 28 июлендә Лондонда уза. Бу туй бөтен дөнья көтеп алган мәҗлескә әйләнә. Туйга  чакырылган 2500 кунактан тыш, 750 млн. кеше телевидениедән транляциясен күзәтә әлеге әкияттәй узган туй мәҗлесен.

2) Туйга әзерлек озак кына сер булып саклана һәм бик җитди хәлдә башкарыла. Булачак тормыш иптәшенә балдакны Чарльз Уэльский королева Елизавета белән бергә сайлый.

3) Диананың күлмәге дә шулай ук гадәттән тыш матур була. Аны тегү өчен 40 метр ефәк тукыма кулланыла. Күлмәкне бриллиант таштан башкарылган дага бизи. Халык әйтеме буенча, дага яшь парларга уңыш китерергә тиеш.

4) Күлмәкне башкарып чыккан Дэвид Эммануэль бер төн эчендә данлыклы дизайнерга әверелә.

5) Күлмәктән кала, Диананы бриллианттан башкарылган тиара бизи. Тиара бергә үрелеп ясалган ике йөрәк формасын чагылдыра. Әлеге тиара Спенсер фамилиясенең истәлеген саклап килә торган символ булып санала. Бүгенге көндә шушы тиараның копиясен ясарга сораучы туй кызлары бар.

6) Диана белән Чарльзның “Мин риза” дигән сүзләрен динамиклар аша яңгыраталар һәм аларның ризалашканнары бинаның читендә дә ишетелә.

7) Леди Ди үзенең туенда күз явын алырлык матур һәм истә калырлык була. Бу аның тормышында ясаган иң мөһим чыгышларның берсе булып мәңгегә истә кала.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии