"Р" хәрефен әйтә белмәгән Айдар Минһаҗев "р" хәрефе булмаган шигырьләр яза
Популяр җырлар авторы Айдар Минһаҗев белән аралашкан кеше белә - ул "р" хәрефен әйтә белми. "Ирек мәйданы"на биргән интервьюсында Айдар әфәнде бер кызыклы хәл турында сөйләгән:
"Бервакыт фестивальдә чыгыш ясар өчен бер генә "р" хәрефе дә булмаган шигырь яздым", - ди шагыйрь.
Шулай ук, сер түгел, Айдар Минһаҗевны еш кына "күтәренке кәефтә" очратырга мөмкин. Баксаң, шигырьләр андый чакта яхшырак языла икән, кем әйтмешли, илһам мулдан килә...
Фотода: Айдар Минһаҗев (сулда) иҗатташ дусты һәм адашы Айдар Тимербаев белән.
P.S. Шушы көннәрдә "В контакте"да "Ирек мәйданы" газетасының төркеме эшли башлады.
Комментарии
Бар!
Бүген татар,барын да алмаштыра да,сатып та җибәрә ала.Акчага гына булсын...
Арбаны - телега ди ул бүген...
Мондый мәгънәсез язманы куярга ничек җөрьәт иттегез - бәягез төшәсеннән курыкмыйча, димен.
Арбаны чанага алыштырып булмый инде,барыбер. Арбаны арба дисен!
минем күршем дә Р хәрефен әйтә белми. Мәктәптә укыганда котырмасыннар өчен,р хәрефе кермәгән сүзләр белән генә сөйләшергә өйрәнгән.
аның белән сөйләшкәндә күп кеше абайламы да.
Аңа 40 яшләр чамасы.