Радик Юльякшин тамашачыларына сюрприз әзерли

Танылган җырчы Радик Юлъякшин туры эфир вакытында тамашачыларыннан килгән сорауларга җавап бирә. Кичә, шундый туры эфирларның берсендә, анардан ураза тотасыңмы, дип сорадылар.
-Кызганычка каршы юк. Теләгем бар, әмма рухи яктан әзер түгелменме соң... Әллә инде җитлегеп бетмәгәнменме. Киләчәктә тотармын дип уйлыйм, - дип җавап бирде җырчы.  
 
Радик үзчикләү вакытында нәрсәләр белән шөгыльләнүе хакында да бүлеште. Вакытының күп өлешен ул студиясендә үткәрә булса, кирәк. Чөнки егермедән артык җырны камилләштерү, “эшкәртү”, яңаларын язу белән мәшгуль икән. Тамашачыларына ул яңа җырларны май башларында ишеттерергә вәгъдә бирде. 
 
Шулай ук җырчы фильмнар, хәтта сериаллар да карарга өлгергән. Тамашачыларына ул “Мажор” сериалын карарга тәкъдим итте. 
Фото: "Татар-информ" МА

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии