Рафина Ганиуллинаның өр-яңа клибы табадан төште

“Үтте инде” дип җырлый Рафина. Бу җыр радио һәм телеэфирда инде хитка әйләнгән иде. Шуңа күрә аның ВИДЕОсын аеруча зарыгып көттек. "Туйлар.ру" хәбәрчесе яңа клипны карады һәм җырчыга бер-ике сорау бирде:
– Рафина, клибың матур чыккан. Аның кем эшләде?
– Режиссер Дамир Аллямов, операторлар Илдар Муллин һәм Роман Ишкинин төшерде. Монтаж Илнар Сәеткулов кулыннан.
– Авыр булдымы төшерү мәйданында?
– Юк, авырлыклар булмады. Киресенчә, бик тә кызыклы процесс булды ул. Катнашучылар белән хәзер сагынып искә алабыз әлеге мизгелләрне. Күпме якты хис-кичерешләр шул 3 минут 53 секундта мәңгелеккә сакланачак...
– Котлыйбыз сине!
– Рәхмәт!
Ә сезгә клип ошадымы?
Комментарии
Молодец Рәфинә,узең дә ,тавышың да ,җырларың да бик матур.Уңышлар сиңа!!!
Ресторан хуҗасы пенсия яшендә шул инде, оны коелып беткән бахырның...
Җыры бик матур, клип ис китәрлек түгел. Рәфинә, гомумән, матур җырлый, репертуарны да сайлый белә. Җәй буе аның "Су буенда тал бөгелә"сен көйләп йөрдем, йөрәккә үтә торган җыр...
Так точно Сомбел.
Башкару осталыгында, җырында яңалык юк. Тавыш искитәрлек түгел.Мондый тавышлар 88 җырчыда
Чынлап та.Алсуны копировать иткэн кеьек....
Мин бу жырны просто обожаю!!!!
Нигэдер Алсу Эбелханованы копировать иткэн кебек тоелды мина.
Рафина ,рэхмэт сезгэ!Алдагы тормышыгызда да эшегездэн куаныгыз! Илаhи матур килеш килбэт,сойкемле-нурлы йоз,халык кунеленэ утеп керерлек мон.Кемгэ курсэтсэн дэ кызарырлык тугел,менэ безнен кызлар нинди -диеп мактана аларлык.ЭФЭРИН!
ис китэрлек нэрсэ курмэдем мин монда...
Яна гына табадан тошкэн бу коймак чиле-пешлерэк, ингридиентлары да тиешле кулэмдэ салынмаган. бер кабып кире куярлык.Ресторан эхеллэренен поварларга тулэгэн акчасы гына жэлке.Икенче яктан карасан,чын мичтэ пешерсэн дэ, оны высший сорт булмагач, нинди ингридиент салсан да нэтижэ шул ук булачак инде.короче,ресторан хужасына онны срочно поменять!!!...
Җыры искиткеч. Клибы слабыйрак, әлбәттә. Ә Рәфинәнең тавышын да, җырларын да бик яратабыз!
Клип бик тэ ошады... Рафина - талантлы жырчы, тавыш та, тос-кыяфэт тэ нэкъ сэхнэ кешесенеке... Бик матур жыр, клип та яхшы килеп чыккан. Унышлар сезгэ Рафина!
Бик яратам Рафинэнен жырлавын, матур кыз, унышлар телим!