Раил Өметбаев эротик массаж салонында нишләп йөргән?

“Хәерле иртә!” тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев беркөнне эротик массаж салонына барып керә. Раил үзе бу хәлне “Фейсбук”тагы битендә болай аңлатты:

“Машинада барам. Аркам үтереп авырта. Карыйм: “массаж салоны” дип язылган. Кереп цыгыйм әле, дим. Кердем. “1 сәгать күпме тора?” дип сорыйм. “2500”. “Ә минем аркам авырта. Аркага гына ницә сум?” “Ә без эротик массаж гына ясыйбыз”. Ну, Казан!!! =)”

(Орфография сакланды)

Раилнең хәбәре дусларын битараф калдырмады. Илшат Хәйретдинов тагын да кызыграк нәрсә язып куйган:

“Мәркәзебез уртасында светофорда торганда бер кыз тәрәзәгә шакып, презерватив сораган иде. Ахырзаман. Тиздән «процесс» вакытында кием-сумкаларын тотып торырга сорый башламасалар ярый инде.”

Нурлы Казаныбызга рәхим итегез!

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
31.01.2012 18:32:24

Кыланырга ярата шул бу малай.. Щле тагын мишщрчә сүзләр кыстырган була.. Кылтык..

29.01.2012 23:58:03

Ураза гаете турында Илдус Фәиз белән төнге турыдан-туры элемтә үткәргәндәге кыланчыклыгын, урындыгында бөтерелеп, шамакайланып утыруын күреп,күптән күңелем кайткан иде бу малайдан..
Бер сүзенә дә ышанмыйм шуңа күрә !

Последние комментарии