Раил Рамазанов әти булды (ФОТО)

Җырчы, алып баручы Раил Рамазановның кызы туды! Шушы көннәрдә Раилнең тормыш иптәше Наиләне һәм сабыйны бала тудыру йортыннан чыгарганнар.

- Кызыбыз 18 гыйнвар көнне 11:30 сәгатьтә дөньяга аваз салды. Мәхәббәт җимешебез Наилә эшли торган Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә туды. Авырлыгы - 4 кило, буе - 51 см. Наилә кызыбыз туды, дип шалтыратканда, өйдә идем. Бу хәбәргә чиксез сөендем, мин - бәхетле! Аллага шөкер, елап борчымый. Ләкин тавышы көчле, җырчы булыр, мөгаен! - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Раил Рамазанов.

Раил кызына исемне үзе сайлаган. Раил дә, Наилә дә булсын дип, икесенең исеменнән торган Ралия дигән исем кушкан.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии