Рамил Әсхәдуллин: “Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде”

Рамил Әсхәдуллин күпләргә Гамил Әсхәдуллинның улы һәм “Мунча ташы” театрында җырлап йөрүче егет буларак таныш. Җырлаудан кала, аранжировка, көйләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мәктәптә укыганда егетнең каратэ белән шөгыльләнәсе килсә, Гамил абый аны оста баянчы итеп күрергә тели.
Ике якның да фикерен исәпкә алып, малайны баян белән каратэ түгәрәгенә яздырып кайталар. Тик, каратэ вакытны күп алу сәбәпле, Рамилгә аны ташлап, бар вакытын музыкага гына багышларга туры килә. Бүгенге көндә әлеге юлны сайлавына үкенми ул.

– Син гаиләдә бер генә баламы?
 
– Ирек исемле энекәшем бар. Аның үз бизнесы. Дуслары белән уртак эш – төзү материаллары буенча фирма булдырдылар. Әле шушы көннәрдә генә аның Ясминә исемле кызы туды.

– Музыка белән шөгыльләнмәсәң, кайсы өлкәне сайлар идең?
 
– Бәлки берәр ресторанда шеф-повар булып эшләр идем. 

– Ашарга пешерә беләсең инде, димәк?
 
– Барлык ризыкны да әзерли беләм. Бәләкәй чакта, әни бәлеш пешергәндә без дә янында басып торып, банканың калай капкачына камырдан кечкенә генә бәлеш ясап, әнинеке кырыена пешерергә куя идек.
 
– Әниең кайда эшли?
 
– Пенсиядә булса да, Түбән Кама Нефтехимия оешмасында машинист булып эшләп йөри.
 
– Әтиең белән әниең аерылышкач, Гамил абыйга карата үпкә хисе булмадымы? 
 
– Миңа ул вакытта 14-15 яшьләр иде. Бәлки күңелнең тирән бер почмагында ниндидер үпкә булгандыр да. Хәзер юк. Ул бит безне язмыш кочагына ташлап китмәде. Әти үз ролен әле дә башкара, “поддержать” итә. Әгәр безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде, бәлки.
 
– Әниең белән аралашалармы?
 
– Шул никах, туй вакытларында гына. Кая, шалтыратып хәлен сорыйм әле, дигән әйбер юк инде аларда. 
 
– Туй дигәннән, кияү белән кәләшнең ике ягында әти-әниләре утыра бит. Бу мәсьәләне ничек хәл иттегез?
 
– Әти-әниләр аерым утырды. Безнең янда дуслар гына булды. 
 
– Гамил абыйның хәзерге хатыны белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
 
– Әтинең хатыны булгач, Алсу апа миңа да якын кеше. Аңа карата бернинди дә ачу хисе юк. Кунакка да еш кайтам. Энем белән сеңлем – Айтуган белән Айзиләне дә бик яратам. Алар да миңа абыем дип үлеп тора. Сабый вакытларында бала арбасына салып, һава суларга урамга да алып чыга идем. 
 
– Кәефеңне нәрсә төшерә?
 
– Тышка чыккач, матурлык күрергә телибез. Әмма урамда эчеп-исереп йөрүчеләрне күреп кәеф китә. Хәер сорашып торучыларга кайвакыт ярдәм дә итеп куясың. Тик ул акчаны нәрсәгә тотачакларын белгәч, ярдәм итәсе килми башлый.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии